Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

3 миллион караучы: «СалаваTik» төркеме яңа җыр чыгарды

Яңа видео «Бандюг кызы Зиләйлүк» татар халык җырына төшерелгән.

Бүген «СалаваTik»ларның 51 нче видеосы – «Бандюг кызы Зиләйлүк» җыры чыкты. Төркемнең официаль каналында 50 видеоклип, 5000 язылучы, барлыгы 3 миллион караучы. Балалар 30лап концерт куйды. «Бу саннарга күз салу белән, үзебезнең бүгенге үсеп килүче буын, милләтебез өчен никадәр файдалы һәм кирәкле эш башкаруыбызга инанабыз. Без бит һәр видеоклипка ныклап әзерләнәбез. Җырлар сайлыйбыз, аларны балаларга өйрәтәбез, клип өчен аерым сюжет уйлап табабыз, сценарий язабыз. Видеодагы рәсемнәрнең нәни тамашачыларыбызга әхлакый тәрбия бирүе өчен тырышабыз», - ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Бандюг кызы Зиләйлүк» җырының клибында татар милли уеннарының элементлары күрсәтелгән. Сюжет буенча кырда тырышып эшләүче балалар ял иткән арада уеннар уйнап ала, алар арасында «Капка», «Йөзек салыш» уеннары. Бүгенге заман баласы өчен бу уеннар таныш түгел.  «Яраткан кумирлары, «СалаваTik»лар артыннан сабый рәхәтләнеп кабатлый. Бу җыр бүгенге көндә балалар арасында еш ишетелә торган җыр түгел. Шулай да аның көе җиңел, сүзләре дә авыр түгел. Без үз чиратыбызда проект кысаларында татар халык җырларына аерым басым ясарга тырышабыз. Бу бит безнең мирасыбыз. Аны балалалар тыңлап, ишетеп, җырлап үссеннәр!», – ди Фәйзуллина.

«Саннар безне куркытмый. Яздырасы җырларыбыз шактый. Концертларны да тамашачылар, балалар һәм әти-әниләр көтеп ала. Социаль челтәрләрдә «Кайчан концертлар була?», дип еш сорап язалар. «СалаваTik»лар бүгенге көндә балаларның яраткан дусларына әйләнде. Без моңа бик шат», – ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев