Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Ведат Догу: Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министрының урынбасары - татар кешесе

Искешәһәрдәге татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу Төркиянең Гаилә һәм социаль эшләр министрының урынбасары татар кешесе икәнлеген ачыклаган.

«Леман ханым Йенигүн Искешәһәрдә татар гаиләсендә туган. Ә аның әнисе - Кәүсәр, әтисе - Мөнир. Алар татар мөһаҗирләре яшәгән Госмания авылында туган. Нәсел башы Татарстанның Лениногорск районы Сарабиккол авылына барып тоташа. Халык телендә аны «Әби авылы» дип йөртәләр. Димәк, Леман ханым татар җирләреннән Төркиягә күчеп килгән татар мөһаҗирләр нәселенең дәвамчысы», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Леман Йенигүннең әтисе Мөнир әфәнде мәрхүм, әнисе Кәүсәр ханым исән-сау. «Мөнир Йенигүн сәүдә белән шөгыльләнгән. Госмания авылында инде өйләре калмаган. Алар гаилә коргач, Искешәһәрдә яшәгән. Балалары үскәч, Истанбулга күченгәннәр. Госманиядә дә, Искешәһәрдә дә кардәшләре яши», - диде Искешәһәрдәге татар җәмгыяте рәисе.

 

 

«Леман ханым үзе 1965 елда Искешәһәрдә туган. Истанбулдагы кызлар лицеенда укыган, аннары Истанбул университетында белем алган. «Йолдыз» университетында да укыган. Американың West Lafayette Harrison College Business School бизнес-мәктәбендә курслар узган. Укытучы да, депутат та булган. Хатын-кызлар, балалар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары, мәгариф, медиа, гаилә мәсьәләләре белән шөгыльләнгән», - диде Ведат Догу.

Якташлары әйтүенчә, Леман Йенигүннең әти-әнисе татарча аралашкан. «Леман Йенигүннең өч баласы бар, диделәр. Татар телен беләме, үзен дә татар дип саныймы - әйтә алмыйм. Якташлары: «Безнең кеше», - дип горурланып әйтәләр», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев