Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Үлгән кеше өчен атап корбан чалырга буламы?

Ахирәткә күчкән якын кешеләр өчен савапларын арттыру нияте белән алар исеменнән сәдака бирергә, хаҗ кылырга һәм шулай ук, корбан чалырга мөмкин. Дога кылганда:

“Бу корбанны әтием Фәлән Фәлән улы исеменнән, саваплары аңа барсын дигән ният белән чалам” дип әйтергә кирәк. Бу җәһәттән Аллаһның илчесе безгә матур үрнәк калдырган.

Хәдисләр җыентыгында Әбү Давытның “Сөнән”ендә “Үлгән кеше артыннан корбан чалу” дигән бүлек бар. Пәйгамбәребезнең кияве Гали (Аллаһ аннан риза булса иде) ике корбан чалып шуның берсен Аллаһның илчесенә багышлаган. Үзенә сорау белән мөрәҗәгать итүчеләргә ул болай дип җавап биргән: “Аллаһның илчесе салләллааһу гәләйһи үә сәлләм: “Үзең исән чакта минем өчен дә корбан чал”, – дип васыять әйтеп калдырды. Аның бу васыятенә бервакытта да хилафлык китермәм”.

Бу күркәм, саваплы гамәлне мөселманнар да дәвам итә. Хәленнән килгәннәр бер сарык суеп, яки сыер чалганда җиденче өлешкә Аллаһ илчесен кертеп корбан чала. Әгәр берәр кеше ахирәткә күчкән якын кешесе өчен корбан чалса, итен үзе дә ашый ала, башкаларга да ашата ала. Мондый корбанны бәйрәм көннәреннән тыш та чалырга мөмкин.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев