Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Татарстанда пакет эчендә калдырылган бәби табылган

Чирмешәндә кибет янында яңа туган ир баланы табып алганнар. Ул пакетка эчендә булган.

Бу турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сабый бүген туган. Табиблар баланың сәламәтлек торышын уртача авырлыкта, тотрыклы, дип бәяли. Бала сәламәт, ул җитлегеп туган. Хәзер Әлмәт перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә», - диде ведомствоның матбугат секретаре Әлфия Хәсәнова.

Тикшерү комитеты Татарстанда яңа туган баланы пакетта табып алганнан соң җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, сабыйны Титов урамындагы кибет директоры тапкан. Тикшерү баланың әнисе кем булуын ачыклый. Якын арада суд-медицина һәм суд-генетик экспертизасы билгеләнәчәк», - дип сөйләде Шептицкий.

Әлеге факт буенча «Әнисе яңа туган сабыйны үтерергә омтылу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев