Таможняда төрле күңелсезлекләргә ничек юлыкмый калырга?
Чит илгә баргач, күз нәрсәгә төшсә, шуны алып кайтырга ашыкмагыз.
Чит илгә чыкканда да, кулга нәрсә эләксә, шуны биштәр-чемоданыгызга тутырмагыз. Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев журналистларны әнә шундый таможня кагыйдә-таләпләре белән таныштырды.
Татарстан аэропортларында узган ел 7200 авиарейс ясалган, 1 248 366 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
– Коронавирус сәбәпле, быелның 11 аенда халыкара 2735 очыш ясалды, 433 584 пассажирга хезмәт күрсәтелде. Европа чикләре ябылып торды, очышлар күбрәк Төркиягә һәм Урта Азия республикаларына үткәрелә. Пассажирлар тарафыннан таможня таләпләрен бозуның 325 очрагы теркәлде, – диде таможня хезмәте полковнигы Марат Гәрәев.
Пассажир тиешле саннардан күбрәк итеп тәмәке һәм алкоголь продукциясе алып керергә яки алып чыгарга тиеш түгел. Декларациясез 200 сигарет, 50 сигара, 250 грамм тәмәке йөртергә рөхсәт. 18 яшь тулган һәр кеше санына 3 литрдан артык булмаганча спиртлы эчемлек йөртергә ярый. Сыра шулай ук спиртлы эчемлек исемлегенә керә. Әгәр спиртлы эчемлек кеше санына 3 литрдан артса, арткан 2 литр өчен таможня пошлинасы түләргә һәм декларациядә күрсәтергә кирәк.
Спиртлы эчемлек күләме 5 литрдан артса, син инде физик зат түгел, ә юридик зат булып исәпләнәсең. Бу очракта декларация кәгазең һәм рөхсәт документларың булырга тиеш.
– Россиядә теркәлмәгән наркотик катнашмалы дарулар чит илләрдә даруханәләрдә ачык рәвештә сатуда булырга мөмкин. Ләкин, аларны табиб тарафыннан рус телендә язылган рецеп кагәзегез булган очракта гына сатып алырга тырышыгыз. Югыйсә, таможняда наркотикларга бәйле күңелсезлекләргә юлыгачаксыз, – дип кисәтте Марат Гәрәев.
Пассажирның сумка һәм чемоданына тутырылган әйберләрнең гомум кыйммәте 10 мең евродан, ә авырлыгы 50 килограммнан артмавы зарур. Шушы чикләрдән узса, декларация тутырасың, өстәмә түлисең. 10 мең АКШ доллары кыйммәтеннән артмаган акчаны үзең белән йөртергә була, әгәр әлеге кыйммәттән артык булса, декларациядә күрсәтү таләп ителә.
Таможня хезмәте полковнигына: “Төркиядән, Урта Азия республикаларыннан, Гарәп илләреннән Коръән китабы алып кайтырга ярыймы? Африка илләрендә туристларга пальма агачы үсентесе тәкъдим итәләр, аны алып кайтырга рөхсәтме?” – дип кызыксынып сораулар бирдем.
– Коръән китабын алып кайтырга ярый, ул тыелган әдәбият исемлегендә юк. Тик, экстремистик эчтәлектәге китапларны алып кайтырга ярамый. Россия таможнясы сайтында экстремистик китаплар исемлеге бирелгән. Пальма һәм башка агачлар-үсемлек үсентеләрен, шулай ук орлыкларны санитар рөхсәт кәгазеннән башка алып кайтырга ярамый, – дип аңлатма бирде Татарстан таможнясы җитәкчесе.
Дамир Бәдриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев