Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Рөстәм Вәлиуллин корбан сарыгы өчен сатулашу тыелмавын әйтте

«Хәзерге көндә корбан чалуны тәкъдим итүчеләрнең саны артты, бу проблема күтәрелмәс дип уйлыйбыз», - диде хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин корбан сарыгы өчен сатулашу тыелган, дигән фикернең шәригать кануны булмавын әйтте.

«Дин мәсьәләсендә андый тыю юк. Сатулашырга була, әлбәттә. Хәзерге көндә корбан чалуны тәкъдим итүчеләрнең саны артты, бу проблема күтәрелмәс дип уйлыйбыз», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Рөстәм хәзрәт чалыначак малның исән-сау булырга тиешлеген әйтте. «Аяклары, колаклары урынында булырга тиеш. Яше буенча да җитлеккән булсын. Чалырга ярамаганын аңлап, бәрән сатып алмасыннар иде. Арзанга алам дип, җитлекмәгән бәрәнне сатып алуда хикмәт күрмим. Яшь бәрәнне чалганчы, аны сатып алмавың хәерле. Имам-хатыйбларыбыз дини мәрасимнәрне үти белә, ләкин алдан әзерләнсәгез яхшырак», - ди ул.

Хәзрәт корбан чалу көннәренең өч көн дәвам итәүен искәртте. «Мәшәкать тудырмагыз, өч көн эчендә корбаныгыз чалынса, дөрес булып санала», - диде ул.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республикада корбан чалу белән шөгыльләнгән кешеләр барлыгын әйтте.

«Республика буенча Әтнә, Питрәч, Саба, Арча районнарында махсус шуның белән шөгыльләнгән кешеләр бар, аларның сарыклары исән, матур. Ул кешеләр үзләре үк дин юлында, алар алдалап сатмый. Сыйфаты да яхшы булган сарыкны эзләп йөрергә кирәк булачак, дигән фикер калмасын иде», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев