Һәркемнең үз Казаны: "Шәһәргә үземне генә чыгарып җибәрделәр"
Мәктәпне тәмамлаганда Казанга укырга керү зур хыял иде. Өйдәгеләрнең озата барырга мөмкинлеге булмагандырмы, әллә үзем артык мөстәкыйль булганмын – шәһәргә үземне генә чыгарып җибәрделәр. Кулга схема тоттырдылар. Әнинең сызымындагыча, мин автобустан башкаланың үзәгендә үк урнашкан “Балык” кибете янына төшергә тиеш идем...
Эзләп таптым мин аны! Хәзер шәһәр үзәгендә ул кибет юк инде, анда супер-пупер текә кибет эшли. Тауны менгәч – университет булачак. Елганы чыккач – редакцияләр урнашкан бина. Ә Фучик урамына 12 трамвайга утырып барасы. Университетны таптым. Аннан кире Тукай мәйданына төшеп, трамвайга утырып, шәһәрнең үзәге буйлап икенче Горький ягына элдерттем. Әле авылдан килешли дә “Акчарлак” бинасы янында төшеп каласы урында башта шәһәр үзәгендәге “Боҗрага” кадәр төшәм, аннан гына Җиңү Проспекты ягына кайтучы трамвайны көтәм. Бер үк юлдан ике тапкыр йөргәнемне тиз аңладым. Гел сигез тукталышны артыграк йөрим икән.
Бер үк юллардан кайта-бара төшкәч, маршрутлар да үзгәрде. Ике айлап апаларда торгач, тулай торакка күчтем. Анда беренче тапкыр кайту истә калган. Менә һаман да әллә кайдан кайткан кебек. Йөри торгач, шул урамнан җәмгысе 9 ел га якын гомер узды. Студентларның күпчелек тулай торагы урнашкан Гадел Кутуй урамы туган якларга әйләнде. Шәһәрнең бер ягындарак кайный безнең тормыш. Авылдан килгәндә дә якын, апаларга барырга да уңайлы. Хәер, Казанның кайсы почмагына килеп чыксак та, күзне ачуга кай якта, кайсы урамда икәнлегебезне тиз генә чамалый алырлык булган идек инде.
Без белмәгән шәһәр үзебезнекенә әйләнде. Казанда яшәп-укып, хәзер Лос-Анжелеста яшәүче бер танышым, башкалабызны гел бер кечкенә генә авылга тиңли. Үзе Казанда чакта Мәскәү базарыннан университетка чаклы җәяү кайтып йөри. Авылдан беренче тапкыр Казанга килгәч, безнең һәммәбезгә дә башкала шундый зур кебек күренгән иде. Хәер, ул ераклык бик якынайды. Таныш урамнар, таныш кешеләр, эш урыннары, торган йортларыбыз, балалар бакчасы, мәктәп барысы кул сузымында кебек. Ә студент елларыннан соң, яшәгән урыннарны, фатир түләп яшәүләрне искә төшерсәң, Казан бөтенләй кечерәеп кала. Күчеп йөри торгач, аларның саны да бишкә тула икән.
...Чирек гасырга якын вакыт эчендә без үзебез генә түгел, Казан да күз алдында үзгәрде һәм үзгәрә. Күңелле һәм рәхәт студент чаклар, аспирантурада укыган еллар бер мизгел кебек, узган да киткән. Казанда бергә укып, тулай торакта яшәгән дусларның кайсысы кая таралышты. Кайберләре әле дә Казанны сагынып яши. Мин үзем Казанны бик яратам. Көн саен Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол Шәрифне, Казансуны күрмичә яши алмыйм.
Рәсимә Галиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев