Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Имам-хатыйбларга кытлык бик зур

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы «Гадел әңгәмә» тапшыруында авылларда, ким дигәндә, 500 хәзрәт кирәк булуын әйтте.

Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин республикада имам-хатыйбларга кытлыкның бик зур булуын әйтте.

«Кадрлар кытлыгы бик зур. Татарстанда 1,5 меңләп мәчет бар. Хәзер артып бара инде ул. Аллаһка шөкер, ай саен диярлек мәчет ачылып тора — бик яхшы күренеш. Шулай да, авыл җирендә, ким дигәндә, биш йөзләп имам җитми. Калган биш йөзе сыйфатлы имамнар түгел. Алар үзлектән укыган. Ләкин аларны алыштырырлык кешеләр юк. Аларны кем белән алыштырасың?» — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында. 

 

 

Нурулла хәзрәт фикеренчә, дин әһелләренең җитмәве мәдрәсәләр бетергән шәкертләрне мәчетләргә урнаштырып булмауга да бәйле.

«Күбесенең имам булырга теләге юк, авылга кайтырга теләкләре юк. Ә безнең авылда кытлык бит бигрәк тә. Моның үз сәбәпләре бар: тору урыны, хезмәт хакы, бәлки, шәкертләргә ихласлылык та җитеп бетмидер. Шәһәр җирендә бер мәчеткә берничә имам, Аллаһка шөкер. Шәһәрдә бөтенесен калдырып булмый», — дип сөйләде ул.

Аның әйтүенчә, Казандагы хәзрәтләргә дә белем дәрәҗәләрен күтәрү комачауламый.

«Шул ук вакытта Казандагы хәзрәтләр дә сыйфатларын күтәрсә, яхшырак булыр иде. Үз өстеңдә гел эшләргә кирәк. Шушы хәзрәтләрнең дә сыйфаты елдан-ел артырга тиеш, дип уйлыйм. Сөйләм теле, кешеләр белән аралашу өстендә эшләргә кирәк. Үз эшеңне яратып, ихлас, кешегә хезмәт итәм дип эшләргә кирәк», — диде имам-хатыйб.

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз. 

 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев