Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Кунак булып килгән кеше сәдака таратырга тиешме?

Коръән ашларында сәдака таратуның мәгънәсе нидә? Ашка кунак булып килгән кешегә дә сәдака таратырга ярыймы? Әллә аны хуҗа кеше генә таратырга тиешме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә: “Раббыбыз Аллаһтан берәр нәрсә сорар алдыннан изгелек кылыгыз”, ди. Сәдака бирү, аны тарату изге гамәлләрдән санала. Сәдака тараткач, без дә, дога кылып, “Я, Раббым, шуны бир, моны бир”, дип, Раббыбыз Аллаһтан сорыйбыз. Шуңа күрә сәдака өләшү бик мөһим һәм күркәм гореф-гадәтләрдән санала.

Ашка кунак булып килгән кеше сәдака таратыр алдыннан хуҗаның рөхсәтен алырга тиеш. Чөнки кайбер ашларда хуҗа тараткан сәдакага - аерым, кунакларныкына аерым дога кылына. Кайберләрендә барлык сәдака таратучылар өчен бер дога укыла. Хуҗа каршы килми икән, кунак булып килүчеләрнең сәдака таратуы тыелган гамәл түгел, дип яза “Аллаһым! Биргәннәреңә мең шөкер!”

 

"Кызыл Таң"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев