Конституция үзгәрү Татарстанны Президентсыз калдырмасмы- Фәрит Мөхәммәтшин җавабы
Быел 1 июльдә кабул ителгән РФ Конституциясенә үзгәрешләр Татарстанның Төп законын да үзгәртүгә китерәчәк. Республика Конституциясен нинди яңалыклар көтә? ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән очрашу барышында шул сорауга җавап бирде.
- Ошыймы, юкмы, Россия халкының 78,8 проценты моның өчен тавыш биргән икән, үзгәрешләр булачак. Башта социаль мәсьәләләр буенча үзгәрешләр көтелә, алар беренчерәк бара. Субъектларга кагылышлы законнарда Президент атамасына кагылышлысы юк, без дә андый инициатива белән чыкмаячакбыз. Федераль законда субъектларның хокуклары үзгәрешсез калды. Субъектның баш вазыйфаи заты атамасын һәм закон чыгару органы атамасын төбәк үзе билгели. Россия Федерациясендә Дәүләт Советы барлыкка килде. Моңа бәйле рәвештә миңа сораулар да бирәләр. Ул Конституцион орган, әмма дәүләт органы түгел. Без Дәүләт Советының исемен алыштырырга уйламыйбыз. Гәрчә Конституцион органны Россия Президенты җитәкләсә дә, - дип фикерен җиткерде республиканың закон чыгару органы җитәкчесе.
Билгеле булганча, декабрь башында Владимир Путин Дәүләт Советы оештыру хакында Указ имзалады. Әлеге органга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та алынды.
Лилия ЛОКМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев