«Халык контроле» якаңнан тотса, башлыклар да йөгерешә
Россия Президенты Владимир Путин илнең башка төбәкләренә Татарстанның “Халык контроле” электрон системасын үрнәк итеп күрсәткән. Министрлар Кабинетында 1 декабрьдә узган матбугат конференциясендә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтте моны.
– Быелның 11 аенда гына да 72 мең 131 мөрәҗәгать керде. Аларның инде 76 проценты уңай чишелеш тапты. Шәһәрләр генә түгел, муниципаль районнар да “Халык контроле” аша кергән мөрәҗәгатьләрне 55 проценттан да ким булмаганча хәл итә хәзер. “Халык контроле”нә кергән хәбәрләрне ведомствоара комиссия күзәтчелеккә ала. Урыннарга чыгып, 400 тикшерү оештырылды, – диде Сәрия Сабурская.
Республика җитәкчелеге дә “Халык контроле”нә кергән хәбәрләрне күзәтеп һәм аларның үтәлешен тикшереп тора икән. Шунлыктан, җитәкчеләрнең “кара исемлектә” үзләрен күрәселәре килми. Казан, Чаллы, Мамадыш, Бөгелмә шәһәрләре, Саба, Балык Бистәсе районнары мөрәҗәгатьләрне вакытында хәл итә. Мәсәлән, Казанда “Халык контроле” йогынтысында Зорге, Карбышев урамнары юллары төзекләндерелгән. Дубравная 43 һәм Сабан 1 адресларындагы күп фатирлы йортларга инвалидлар өчен авыш юллар ясалган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе торак һәм юлларны төзекләндерүгә, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңай мохит тудыруга кагылышлы.
“Халык контроле” системасында “Төбәк белән идарә үзәге” оештырыла. Бу үзәк шикаятьләргә анализ ясау белән шөгыльләнәчәк. “Җылылык картасы” да оештырыла. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне чишүне озакка сузган яки бөтенләй чишмәгән шәһәрләр һәм районнар әлеге картада “бик якты булып чәчәрәп торачак”.
– “Халык контроле” – хакимият белән халыкны тоташтыручы күпер ул, – диде Сәрия Сабурская. – Теге яки бу мәсьәлә һаман да чишелми тора икән, бу турыда хәбәр бирү кирәк.
Татарстанда COVID-19 буенча “122” кыска санлы “Кайнар элемтә” телефоны гамәлгә куелды.
– Шәһәрләрдә һәм авылларда стационар яки кәрәзле телефоннан “122” санын гына җыясың. Мәгълүмат үзәгендәге операторлар коронавирус мәсьәләсендә аңлатмалар бирә. “122” белән “03” арасында турыдан-туры тоташу өчен әзерлек бара. Табиб чакыртуны, поликлиникада табибка язылуны “122” аша да башкарып булачак, бу күп каналлы телефон тәүлек дәвамында эшли. Операторлар кирәк икән – русча, кирәк икән татарча җавап бирә, – диде республиканың цифрлаштыру министры урынбасары Альберт Яковлев.
“122” телефонын җыйгач, сезне робот Лилия тыңлый. Әлеге робот-туташ гомум эчтәлектәге 67 сорауга җавап бирә. Шунлыктан, сөйләгәннәрен һич шикләнмичә тыңлагыз. Альберт Яковлев әйткәнчә, озакламыйча робот Лилия инде 96 сорауга җавап бирә беләчәк.
Дамир Бәдриев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев