Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Илфат Фәйзрахманов гореф-гадәтләр югалуга борчыла: Ясалма мәдәният килеп керә

Журналист, озак еллар телевидениедә эшләгән, хәзер «Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов татарның гореф-гадәтләре югалуга борчылуын белдерде.

«Соңгы вакытта берничә туйда булырга туры килде. Мин бик борчылып утырдым, чөнки үзебезнең гореф-гадәтләр, йолаларны күрмәдем. Ниндидер синтетик туй, безнең яшәешебезгә, татарлыгыбызга туры килми торган ясалма мәдәният килеп керә. Мәдәниятебез тарих китапларында гына калмаса ярар иде инде», - диде ул “Татар-информ” журналистына.

Илфат Фәйзрахманов моның сәбәбен массакүләм мәгълүмат чараларының халыктан аерылуында, үзара берләшеп эшләмәвендә күрә. 

«Монда чуртан, кысла, аккош мәсәлендәгечә - һәркем үз ягына тарта, берләшү юк. Телевидение үзенчә кайнаша, социаль челтәрләр үзенчә, газеталар үзләренчә мәш килеп яткан булалар. Язылу кампаниясе җитсә, язылыгыз инде дип, ялварып йөриләр. Җәмгыятьтә тулаем деградация бара, рухи кыйммәтләр юкка чыгып бара», - дип сөйләде журналист.

Аның фикеренчә, бу проблеманы хәл итү өчен телевидениедә кешене уйландыра торган тапшырулар булырга тиеш. Бүген телевидение тиешле дәрәҗәдә кызыклы, акыллы, уйландырырлык тапшыру төшерми, ди ул.

«Тапшырулардан соң кеше уйлансын, бәхәсләшсен, шушы тапшыруның авторлары, катнашучылары белән кычкырышсын, талашсын, психлансын, үзенекен исбатласын иде», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илфат Фәйзрахманов телевидениедә эшләгән вакытта шушы пробелманы хәл итү өчен психологик шоу ачарга теләвен, әмма бу идеясенең барып чыкмавын әйтте.

 

Зәринә Хуҗина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев