Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

«Глаголица» халыкара әдәби премиясенә татарча эшләр җибәрүчеләр кимегән

«Глаголица» халыкара әдәби премиясендә татарча әсәрләр язучы балалар ел саен кими башлаган.

«Бүгенге көндә без рус телен генә түгел, татар теленә дә теләктәшлек белдерәбез. Фестивальдә проза белән поэзия әсәрләре татар телендә дә кабул ителә. Елдан-ел татар телендә проза һәм поэзия әсәрләрен язучы балалар кими бара», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Глаголица» халыкара әдәби премиясендә проектлар буенча менеджер Зита Дәүләтшина.

Ике ел рәттән әдәби премиядә рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү номинациясе булган. Быел бу номинацияне бетерергә карар кылганнар.

«Чөнки статистика буенча, ел саен эшләр кими бара. Республика буенча биш-ун эш килә, мәсәлән. Матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү юнәлешен үстерү мөһим. Моның өчен яшьләргә теләктәшлек белдерергә кирәк», - диде Зита Дәүләтшина «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәлдә.

Шагыйрә, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лилия Газизова әлеге номинацияләргә эшләр артсын өчен, премияне арттырырга кирәк, дигән фикер әйтте.

«Проблеманың асылы шунда – Татарстанда мәктәпләр рус теллегә әйләнде. Авылга кайтсаң, авыл балалары да русча сөйләшә хәзер», - диде КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов.

«Без татар телендә проза һәм шигърият әсәрләрен язучы, үз көчләренә ышанып җитмәгән яки «Глаголица» әдәби премиясе турында белмәүче, районнарда яшәгән талантлы балалар барлыгына ышанабыз. Киләчәк буыннар өчен татар телен саклап калу өчен яшьләргә ярдәм итәргә кирәк. Премиянең жюри әгъзалары – Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре яшьләрнең сәләтен үстерергә ярдәм итәргә әзер», - диде оештыручылар.

  • «Глаголица» халыкара әдәби бәйгесе 10нан 17 яшькә кадәр (17 яшьне дә кертеп) егет-кызларның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтү һәм әдәби талантларын таныту максатыннан оештырыла. Конкурсның җиңүчеләре һәм призёрларына кыйммәтле бүләкләр, әсәрләрен альманахта бастырып чыгару һәм Казанда үтәчәк әдәби сменада түләүсез катнашу мөмкинлеге бирелә.

Балалар өчен «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе турында тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сайтта танышырга мөмкин.

  • «Глаголица» премиясе жюри әгъзалары составына Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская һ.б. Россия язучылары кергән. Татар телендәге эшләрне Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Рөстәм Галиуллин, Рифат Сәлах һ.б. язучылар, шагыйрьләр бәяли.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев