Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

“Фатирыңны сат та, акчасын безгә бир...”

Каушаган апа нишләсен? Саткан, биргән. Җитмәсә, үз акчаларын да өстәп биргән әле...

Октябрьский шәһәре полициясенә гариза белән пенсионер ханым мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең коточкыч  алдау корбаны булуы турында хәбәр иткән. Пенсионерка аңлатуынча, аңа мессенджердан шалтыратканнар.  Билгесез кеше үзен «үзәк банк» хезмәткәре дип таныштырган һәм  ханымның  “дәүләт хезмәтләре” сервисы аккаунтын “җимерүләре”  турында хәбәр иткән. Трубкадагы тавыш: “Мошенниклар сезнең исемнән кредит алу өчен онлайн-заявкалар рәсмиләштергән”, дип аңлаткан.

    Пенсионер ханым аптырашта калган һәм таныш булмаган кешенең сүзләренә ышанган. Шуннан соң аферистның йогынтысына бирелеп, банкларда яңа займнар рәсмиләштергән, аларны тере акча әйләндергән һәм үзенең дә запас акчаларын өстәп, барысын бергә мошенниклар күрсәткән “хәвефсез” счетка күчергән....

    Ләкин аферистларга бу гына аз тоелган. Алар ханымны... фатирын сатарга үгетлиләр. Янәсе дә, кемдер сезнең фатирга өмет итә, иң дөресе - аны сату, янәсе...

Барлык финанс операцияләре Туймазыда түләү системасы аша үткәрелгән. Пенсионер хатын бу операцияләр турында беркемгә дә сөйләмәгән, чөнки билгесез кешеләр барысын да сер итеп сакларга күндергәннәр.

    Күрелгән зыянның гомум суммасы өч миллион сумнан артык тәшкил иткән. Шуларның 2 млн сумнан артыгы — күчемсез милек сатудан кергән акчалар, 700 мең сумга якыны – апаның шәхси акчалары, калганнары – заем акчалары.

     Зыян күрүченең сүзләре буенча, ул мондый мошенниклык фактлары турында белгән, әмма үзе дә мондый хәлгә эләгермен дип уйламаган. Хәзер исә мошенниклык факты буенча  җинаять эше кузгатылган.

 

Таҗиева Руфина

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев