Баласы булмаган кеше укырга тиешле дога
Зәкәриянең баласы булмый иде. Баласы булуын бик теләде. Ул шулай дога кылды һәм ниһаять Аллаһ аңа Яхъяны бирде:
رَبِّ لاَ تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ
“Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин.”
(Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе.)
Зәкәриянең тагын бер догасы:
رَبِّ هَبْ لِي مِنْ لَدُنْكَ ذُرِّيَّةً طَيِّبَةً إِنَّكَ سَمِيعُ الدُّعَا
“Рабби һәб лии мил-ләдүңкә зүрриййәтәң таййибәтән иннәкә сәмиигуд-дүгаа.”
(Әй, Раббым! Миңа лотыф һәм кәрамең белән саф һәм пакь бер бала ихсан ит, шөбһәсез, Син доганы ишетүче һәм кабул итүчесең.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев