"Авыл клублары төзек һәм матур гына түгел, тулы да булырга тиеш"
Иң күңеллесе - авылларда клублар төзелүдер, мөгаен. Апас районы Түбән Биябашы авылында өр-яңа клуб барлыкка килгән. “2020 елда пандемия шартларында яшәсәк тә, бик күп эш башкарылды. Әмма президентыбыз әйткәнчә, биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, тулы булырга, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән үтәргә тиеш", - ди Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина.
2019 елның 1 гыйнварында "Мәдәният” илкүләм проекты тормышка ашырыла башлады. РФ президенты указы нигезендә башкарылган әлеге проект өч юнәлештә эшли: “Мәдәни мохит”, “Иҗади кешеләр” һәм “Цифрлы мәдәният”. Бүген Хөкүмәт йортында “Мәдәният” илкүләм проектының 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. 2021 планнар турында да сөйләштеләр.
"2020 елда “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында 229 387,6 мең сумлык эш башкарылды. Әйтик, республиканың 14 мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә 106 миллион сумлык фортепиано, гитара, скрипка һәм башка музыкаль уен кораллары сатып алынды. Моннан тыш, биш модель китапханә сафка бастырылды. Биектау белән Ютазыда кинозал ачылды. Чаллы курчак театры бинасына капиталь ремонт ясалды”, - дип сөйләде ТР мәдәният министры Ирада Әюпова.
Иң күңеллесе - авылларда клублар төзелүдер, мөгаен. Апас районы Түбән Биябашы авылында өр-яңа клуб барлыкка килгән. “2020 елда пандемия шартларында яшәсәк тә, бик күп эш башкарылды. Әмма президентыбыз әйткәнчә, биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, тулы булырга, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән үтәргә тиеш. Халык мәнфәгатьләрен үтәү өчен клуб мөдирләре авыл халкы белән күзгә-күз очрашып аралаша. Икенче бер мөһим мәсьәлә – үзешчәннәрне күтәрү. Районыбызда талантлы кешеләр шактый күп, алар матур итеп җырлый да, бии дә белә.
Элек без урындыклары җимерек булган, тәрәзәдән җил өреп торган иске клубларга кеше килми дип зарлана идек. Әйтик, Апас районы Түбән Биябашы авылында 2019 ел дәверендә клубка 200ләп кеше килгән булса, быелның гыйнвар-февраль аенда гына да яңа клубка 300дән артык кеше килде. Бу авылда 146 кеше яши, аларның 70е – өлкән буын кешесе. 2021 елда Түбән Биябашы авылында 4 бала дөньяга килде. Бу авылда кешенең клубка тартылуы күзгә күренеп тора, чөнки халыкка матур биналар, зәвыклык кирәк. “Мәдәният” проектының барлыгына сөенеп туя алмыйбыз”, - ди Апас районы башлыгы урынбасары Луиза Сафина.
“Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында Арча, Кукмара, Спас, Биектау һәм Яшел Үзәндә модель китапханәләр төзелгән. Арчаның Яңа Кырлау китапханәсе 5 миллион сумлык грант откан. “Һәркем үзенекен мактый дисәләр дә, минем карашка, иң матур китапханә ул – безнеке. 1973 елда төзелгән бинага 2005 елда капиталь ремонт, 2015 елда косметик ремонт ясалды. Китапханә ике авылга, ягъни бер меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Алардан 268 кеше китапханәгә йөри”, - ди Яңа Кырлай китапханәсе директоры Эльвира Вафина.
2021 елда “Мәдәният” илкүләм проектын тормышка ашыру өчен Россия һәм Татарстан бюджетыннан 318869,8 мең сум акча бүлеп бирү каралган. Быел Кукмара районының ике авылында һәм Минзәлә районы авылында 200 урынлык клублар төзеләчәк. Казанның ике сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт башкару, Әлмәт һәм Чаллыда ике виртуаль концертлар залы төзү планлаштырылган.
Эльвира ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев