Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Укы да уйла!

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Татарстанда исемле язучы, шәхесләрнең бәйгеләрен булдырсыннар иде

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар журналисты» сәхифәсендә биргән әңгәмәсендә Төркиядә иҗатчылар, язучылар өчен бәйгеләр үткәрелүен әйтте һәм Татарстанда да бу тәҗрибәне булдырырга тәкъдим итте.

«Шуңа игътибар итәм: Төркиядә исемле язучылар, шәхесләрнең конкурслары бар. Нигәдер бездә шушы тәҗрибәне кертмиләр. Шундый ук яхшы әсәрләр язган, укып туймаслык шәп китаплар чыгарган әдипләребез, шагыйрьләр, язучылар бар. Нигә алар үзләренең бәйгеләрен игълан итми? Аның өчен мәрхүм булу мәҗбүр дигән канун юк кебек. Безнең язучылар кыенсынамы шунда... Тыйнаклык та түгел инде ул», - диде Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул бу тәҗрибәнең журналистлар өчен дә бик актуаль булуын әйтте. «Мәсәлән, фәлән яшьтәгеләр өчен пьесалар конкурсы, фәлән шәһәрнең проза конкурсы, фәлән яшьтәгеләр өчен романнар конкурсы һ.б. Төркиядә акчалата премияләр вәгъдә ителә. Конкурсны шәхси нәшриятлар үткәргән очракта, җиңгән авторның китабын бушлай бастырып чыгаралар. Очрашулар үткәрергә бер сәбәп. Булсын ул бер-ике тапкыр... Һәр елны үткәрү мәҗбүри түгел. Меңләгән кеше катнашыр дип тә әйтмим», - ди журналист.

«Бәлки, әллә нинди зур бүләкләр бирә алмассың, бәлки, берәр иганәче табылыр. Китапларыңны бүләк итәрсең. Әмма син аларга язучылык, яки журналистлык сабагын бирәсең, иҗатың турында сөйлисең... Иҗат кешесенең үзе исән чакта ук кадерен, кыйммәтен арттырыр өчен дә, яшь буын белән бәйләнеш саклансын өчен дә мондый бәйгеләр кирәк, дип саныйм», - диде ул.

Айзирәк Гәрәева-Акчура ясалма киртәләр барлыгын әйтте. «Без кайчак шатланырга уңайсызланабыз, мактаудан кыенсынып куябыз. Төрле ил кешеләрен күзәткәннән соң, шундый уйлар, фикерләр туа. Безнең дә горурланырлык эшләребез күп. Яшьләргә сокланып карыйм: кайсы китап чыгара, кемдер бизнес проект эшли, кемдер фәлән бала үстерә, шуның өстенә эшләп йөри. Сөбханаллаһ, дип карарлык. Бу – горурлык. Боларны үзебез үк күрә өйрәник, горурлана белик. Һәркайсыбыз үз эченә пәрәвез үрсә, пәрәвәзләнеп бетәр», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев