Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Рөстәм Асаев: “Казанга килгәнгә бер көн дә үкенмәдем”

(ВИДЕО)

“Дөнья” студиясендә кунакта Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев. Җырчы тумышы белән Башкортстанның Болышлы авылында күп балалы гаиләдә төпчек бала булып туган.  Ул 5 яшьтән үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнсә дә, балачактан артист булырга хыялланмаган. Мәктәптәге татар теле укытучысы үзешчән сәнгатькә тартып керткән. 9 класстан соң Чишмә эшчеләр бистәсендәге СПТУ-48дә бер-ике көн укыган.  Унберенче класстан соң, авылдаш егетләре чакыруы буенча, Уфа сәнгать училищесына баянчы булырга укырга кергән, әмма әлеге уку йорты укытучысы тәкъдиме белән вокал факультетына күчеп, 4 елдан аны тәмамлаган (1998). 2003 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (2003―2015 елларда академия) тәмамлаган. 2002―2006 елларда Уфада опера һәм балет театрында эшләгән. 2006 елның маенда Казанга килгән, Казан дәүләт консерваториясе аспирантурасына укырга кергән.

Видеоны карарга: https://vk.com/video-57877274_456239515

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев