Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Маннур САТТАРОВ кытыклары

ТАНСЫК МАЛАЙ Кардәшнең туган көненә Чакырдылар кунакка. Ярты юлны җәяү уздым, Тукталыштан еракка. Җитмәсә, бүләк өстенә Килдем зур кавын алып. Көчкә җиттем өйләренә, Шуны җилкәмә салып. Кыскалап, пешкәнме бу, дип, Сайладым шәбен аның, Тик Ходай язмаган икән Белергә тәмен аның. Мин генәме? Бер кунак та Күрмәде кавын татып: Кинәнде хуҗа...

ТАНСЫК МАЛАЙ

Кардәшнең туган көненә
Чакырдылар кунакка.
Ярты юлны җәяү уздым,
Тукталыштан еракка.

Җитмәсә, бүләк өстенә
Килдем зур кавын алып.
Көчкә җиттем өйләренә,
Шуны җилкәмә салып.

Кыскалап, пешкәнме бу, дип,
Сайладым шәбен аның,
Тик Ходай язмаган икән
Белергә тәмен аның.

Мин генәме? Бер кунак та
Күрмәде кавын татып:
Кинәнде хуҗа малае,
Табак өстенә ятып.

Әйтмәгәч әти-әнисе
Ярамый диеп алай,
Турап куйган бар кавынны
Сыптырды тансык малай!


БАШЛАРЫМ ӘЙЛӘНЕП КИТТЕ

Башларым әйләнеп китте
Кинәт уку залында,
Күзем төшкәч алма битле
Библиотекарь ханымга.

Чибәрлеге бер күрүдә
Ут салды йөрәгемә.
Куярлык үзен берсүзсез
Матурлык бүләгенә.

Зурын зур яшь аермабыз:
Кызым булырга ярый.
Мәхәббәт яшь тикшерәме,
Мин мәхәббәткә зарый.

Икебез дә тол булганга,
Сәбәп бар парлашырга,
ЗАГС баскычыннан менеп,
Балдаклар алмашырга.

Китапханә бүлмәсенә
Көн дә узам сугылып.
Мин сораган журналларны
Алып бирә сузылып.

Бу яңа мәхәббәтемнең
Йөзе гел миңа табан -
Килеп кергән минутымнан
Чыгып киткәнче тәмам.

Миннән күзен алмавына
Булган тик бүтән сәбәп:
Чәлдермәсен журналны, дип,
Саклап утырган, нәләт!

ВИДЕОШӘҮЛӘҢ КҮРМӘСӘМ...

Уфаларга баруларым
Гөлсирин өчен генә.
Видеотелефон алуым
Гел синең өчен генә.

Йөгерә-йөгерә җиталмыйм,
Талчыбыктан үталмыйм.
Элемтәгә чыкмый калсаң,
Капкан ашым йоталмыйм.

Аллар белән үрмәсәм,
Гөлләр белән үрмәсәм,
Мин саргаеп үләр идем,
Видеошәүләң күрмәсәм...

СЕЗНЕҢ ТҮРӘ ТҮРӘМЕНИ?

Сезнең түбә түбәмени,
Вәт безнең түбә - түбә!
Сезнең түрә түрәмени,
Вәт безнең түрә - түрә!

Ал биргәннәрдән ал ала,
Гөл алып тормый хәзер.
Мал биргәннәрдән мал ала,
Оялып тормый хәзер.

Кыскартсалар, син, и Бәкер,
Тот та безгә эшкә кер.
Хуҗа, саклап эш хакыңны,
Бакчасында эшләтер.

Шомырт кара сачләрең лә
Шомарадыр тарасаң.
Премиальныйсыз калмассың,
Хуҗабызга ярасаң!

ШИНЕЛЬ

Өстемә шинель кидем,
Давыл эчендә йөрдем.
...Илгә кайткач, иркәмне дә
Соры шинельгә төрдем...
Әхмәт Ерикәй.

Дәштеләр хәрби хезмәткә,
Кипкәнче борын астым.
Өстемә шинель кидем мин,
Иңемә мылтык астым.

Алынып ике елга дип,
Тутырдым җиде елны.
Артымда ярты Аурупа,
Карасам узган юлны.

Ике, йә өч шинель төште
Бүтәннәрнең иңеннән,
Тик мин генә, хезмәт итеп,
Кайттым иске шинельдән!

Пулялар тишеп бетергән
Чабулары ямаулы.
Яңа шинель бирмәделәр:
Хәрби кием санаулы!

Ничек шулай алданганмын,
Кереп тә балигъ яшькә!
Утыртканнар төп башына,
Күчкәндә частьтән частькә.

Онытмаган старшина
Яңа шинель язарга.
Алганыма кул куйдырып,
Озаттырган базарга.

Көндез эшләп, кичен укып,
Иске шинельдән йөрим.
Ничек итеп иркәмне мин
Ертык шинельгә төрим?

1946.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев