Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Көтелгән концерт: халык Салаватка сусаган!

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов 11 көн буе Казанда концерт куя. Традиция буенча – Камал театры сәхнәсендә.

33нче сезонны Салават “Ниһаять!” дип атаган. Ягъни җырчы ниһаять пандемиядән соң тамашачысы белән күреште. Көтелгән, сагынып көтелгән очрашу булды. Халык Салаватка сусаган. Билетларын да кырып себереп алып бетергәннәр. 11 көн түгел, 21 көн кирәк иде ул концерт. 

Салават Салават инде ул... Тыңлап туймаслык... Элекке җырларын никтер сирәк җырлый. Югыйсә, “Сандугач керде күңелгә” җырын әнә ничек күтәреп алды халык, рәхәтләнеп кушылып җырладылар. Җыр сүзләре зур экранда чыга барды. Үзе әйтмешли: “Бу җыр һәр табын артында җырлана. Җырның популярлыгын шуннан белеп була”. Шулай да яңа җырлар арасында да хит булырдайлары бар. Салават җыр сайлаганда, тоя белә ул ичмасам... 

Салават Фәтхетдинов талантлы яшьләргә гел ярдәм итә. Быел аның концертында Рәзил Исмәгыйлев, Энҗе Шәйморзина һәм Ваһапов фондында “Зәлилә” исеме белән җырлаган Рүзилә Бәдретдинова чыгыш ясады. Салават Рүзиләнең тавышын Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхинеке кебек үк көчле диде. Дөрестән дә шулай, өздерде Рүзилә. Халык дәррәү алкышлады үзен. Салаватка хит җырлар язган композитор Фирзәр Мортазин да җырлады.

“Салават җыр театры” - зур, бердәм һәм профессиональ команда. Баянчылары Альфред Якшимбетов белән Илфат Шәехов ни тора! Аларның ни дәрәҗәдә талантлы булуын үзегез дә беләсез. Алыштыргысыз осталар! Вокалдагы кызлар да ачу китермәде. Бертигез селкенүләренә шаккаттым. Концерт дәвамында ялгышмыйча хәрәкәтләнү, өстәвенә кушылып җырлау бик кыендыр дип уйлыйм. Бик күп артистларның вокалда торучы кызлары бер-берсен тоймый бит, теләсә ничек селкенеп басып тора. Бу яктан, Салават кызларына афәрин!
Салават үзенең концертында мәрхүм артистларны искә алмый калмый. Быел да һәркайсы турында җылы сүзләрен җиткереп җыр башкарды. Кыскасы, концертта моңсуланып алган мизгел дә, елмаеп көлгән урыннары да булды. 

Кичәге концертында Казанның балалар хосписыннан килгән мөмкинлекләре чикләнгән балалар сәхнәгә чыкты. “Салават абый, менә сез яшьләр дисез. Яшьләр килә дә китә. Ә сез биш ел дәвамында безнең белән”, - диде хоспистан килүчеләр. Кулларында бүләкләре дә бар иде.

“Мин яраткан, күңелемә ошаган эшнең һәрвакыт дәвамлы булуын телим. Ә ошамый икән, бөтенләй яратмыйм. Кешеме, ризыкмы, киемме яки башкасымы ул – яратмыйм икән, борылып та карамыйм. Бу – минем начар гадәтем”, - диде Салават.

Нигездә Салават концертны үзе алып барды. Дөрес, ара-тирә сәхнәгә алып баручысы Ядкәр Хәбибуллин чыкты. Салаватның теле телгә йокмый инде, төрле булган хәлләрне сөйләп көлдерде. Монда язсам, кызыгы калмас. Насыйп булса, үзегез барып, үз күзләрегез белән күреп, үз колакларыгыз белән ишетеп кайтырсыз әле... 

 

Эльвира Шакирова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев