Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Гөлфия Шәвәлиевадан борыч, помидор киптерү рецепты (ФОТО)

Уфада яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Гөлфия Шәвәлиева Инстаграмдагы сәхифәсендә бакча уңышлары белән актив уртаклаша. Аеруча аның духовкада борыч, помидор киптерүе зур кызыксыну уята.

– Гөлфия апа, үз йортыгыз белән яшәгәч, әлбәттә, яшелчә, җиләк-җимеш үстерми мөмкин дә түгелдер. Быел җәй эссе килде бит. Бакча җимешләрегез уңдымы? Ниләр үстердегез?

- Әлеге йортыбызда 6 ел яшибез. Шуңа күрә бакчабыз яшь әле. Беренче ике елын утырта алмадык. Аннан соң бөтен көчне салып, бакча булдырдык. Беренче итеп, алмагачлар, җиләкләр утырттык. Узган ел 5 литрлы 12 чиләк җиләк җыйдым. Быел җәй эссе килгәч, су сибеп, ныклап карап тордык. Җиләк үстерүнең бөтен серләрен беләм дип әйтә алмыйм. Әмма вакытында нәрсә эшләргә кирәк, шуларны эшләргә тырышам.   Быел 8 чиләк җиләк җыйдык. Балалар ашап рәхәтләнде. Күршеләремә дә авыз иттердем. Күптәнге бер хыялымны тормышка ашырып, виноград үстереп киләбез. Аллага шөкер, беренче елыннан ук уңыш бирә. 8 сорт виноградым бар. Гадәттә, виноградтан компот ясыйм. Җиләккә килгәндә, яхшы сортларны алган идем. Бер өч төбен кыйммәткә алып карадым. Бер төбе 2700 сумнан. Алары ошамады. Башка сортлы җиләкләрем эре булды анысы. Яңа җыйган җиләкләрне махсус савытларга салып, туңдыргычка тыгып куям. Әлбәттә, өстенә бераз шикәр комы сибәм. Аннары кура җиләге, карлыган да нык күп булды. Барысы да бар. Алма гына юк. Чөнки алмагачлар әлегә яшь.

 - Помидорларны, борычларны духовкада киптергәнегезне күрдек. Моның эш тәртибе ничегрәк?  

- Помидорларны теплицада үстердек. Кыярларны март аеннан ук ашый башлаган идек – бераз тәрәзә төбендә үстердем. Аннары бакчада үстергәннәре дә бик уңды. Борычларымның ярты килога җиткәннәре дә булганы бар. Аллага шөкер, быел да борычлар әйбәт үсте. Ирем табиб кеше. Бик нәзәкәтле, таләпчән. Помидорны чи килеш ашасаң, бавырга тәэсире бар, ди. Шуңа күрә аны мин духовкада киптерәм. Ни өчен дисәгез, помидордагы кислотаны бетерергә кирәк. Әлеге яшелчә кызыл төстә, димәк, анда антиоксидантлар күп һәм күзгә дә файдасы бар. Әмма помидорны пешереп кенә ашарга киңәш ителә.   Помидор белән борычны духовкада киптерүгә килгәндә, бу яшелчәләрне аерым-аерым киптерәсең. Мәсәлән, помидорларны юып, духовканың калай савытына тигезләп җәясең. Бер сәгать уртача утта тотасың. Кибеп, суы беткәч кенә, тоз, бераз шикәр, прованс үләннәре дип аталган тәмләткеч салып болгатасың. Аннары банкаларга салып, бераз зәйтүн мае тамызасың.   Кышкылыкка тагын бер ризык эшлим. Укроп, петрушканы турыйм да, борыч, помидор, сарымсакны иттарткычтан чыгарып, бергә кушып болгатам. Аннары аларны пакетларга салып куям. Ризык пешергәндә кушып җибәрергә бик шәп.  

– Җир эшен яратканыгыз әллә каян күренеп тора...  

– Әйе, бик яратам. Чәчәкләр дә үстерәм. 14 сорт розам бар. Гортензияләрем! Быел гортензияләрне өйдә махсус гөл савытларында үстереп карарга уйлыйм. Кем белгән, бәлки чәчәк атарлар. Җир эше авыр булса да, ул безгә файдага гына. Эшләргә, иренмәскә генә кирәк. Җир - Аллаһы Тәгалә безгә биргән бер бәрәкәт бит ул. Җир безне ашата. Тик аңа рәхмәт тә әйтә белмибез кайвакыт. Ә мин, бакчамдагы уңышларыма, җиргә, агачларыма, чәчәкләремә, агып торган шифалы суга рәхмәт әйтеп, Аллага шөкер кылып йөрим. 

 

 

 

 

Эльза ГАЗИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев