Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ШОУ-БИЗНЕС

Азат Хөсәенов үз җырын сатудан күпме акча эшләгәнен әйтте

«Җырны син исән чагында ук күтәреп алалар икән, сөенәм генә», - диде композитор.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, музыкант, композитор Азат Хөсәенов «Син – минем чәчәгем» дигән җырын сатып караганы турында сөйләде.

«Син – минем чәчәгем» дигән җырымны сатып карадым, аның сүзләре дә, көе дә минеке. Шигырь язганым юк иде, әмма язып карадым. Шәмсия Җиһангирова укып чыкты да, «булган бу», диде. Шулай итеп, җыр туды. Илназ Баһ җырлагач, сорап карадым, дүрт мең бирделәр. Бигрәк көлке икән, дидем. Бүтән җыр сатканым булмады», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Композитор җырларының спектакльләрдә яңгыравын, аларның дәүләт фондында саклануын әйтте. «Гади халык җырларымны җырлап, интернетка видеоязмаларын куйса, хуплыйм гына, «ура!» дип кычкырам. Җырласыннар, бер дә каршы түгелмен. Җырны син исән чагында ук күтәреп алалар икән, сөенәм генә. Бик уңай карыйм. Ошый икән җыр – җырласыннар. Сүз әйтмим», - диде Азат Хөсәенов.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев