Яшь җырчы Альбина Кармышева тумышы белән Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Бик үзенчәлекле гаиләдә туып үскән. Әтисе Асым - татар, ә әнисе Галина - рус милләтеннән. Альбина Казанга укырга килгән. Хәзерге Казан федераль университетының музыка факультетында Миңгол Галиев классында белем ала. Татар телендә камил аралаша. Туган телендә җырлар иҗат итә алуына сөенә...
Яшь җырчы Альбина Кармышева тумышы белән Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Бик үзенчәлекле гаиләдә туып үскән. Әтисе Асым - татар, ә әнисе Галина - рус милләтеннән. Альбина Казанга укырга килгән. Хәзерге Казан федераль университетының музыка факультетында Миңгол Галиев классында белем ала. Татар телендә камил аралаша. Туган телендә җырлар иҗат итә алуына сөенә ул. Бу көннәрдә аның "100 адым" җырына төшерелгән клибы да дөнья күрде.
- Альбина, бер җыр эчендә кеше гомерен тулысынча ачып бирә алгансың һәм моны бары 100 сүз ярдәмендә башкарып чыккансың. Әлеге җырның идеясе каян барлыкка килде?
- Дөресен генә әйткәндә, башкаларныкын кабатламый торган, үзенчәлекле җырлар язарга яратам. Ничектер
кулыма шундый 100 "сүз"ле рус тексты килеп эләкте. Татар телендә иҗат итеп карасаң ничек булыр икән дип уйладым. Популяр җырлар авторы Гөлфия Шакировага әлеге идеяне әйттем. Ул әлеге текстны татарчага тәрҗемә итте. Рус вариантында начар сүзләр дә бар иде. Без исә, яңа сүзләр өстәп, бик матур җыр тексты тудырдык.
- Әлеге җырга төшерелгән клипта бер-бер артлы рәсемнәр күрсәтелә. Аларның авторы кем?
- Клипны төшергәндә үземне күрсәтәсем килмәде. Бары минем тавышым
һәм җырның эчтәлегенә туры килерлек рәсемнәр генә. Клипмейкер Илнар Җиһангиров "синнән башка булмый" диде. Рәсемнәрне атаклы композиторыбыз Салих Сәйдәшевның туганы, рәссам Иза Сәйдәшева ясады. Клипны карасагыз, җырның рәсемнәрдә ничек ачып бирелә алуын күрерсез.
- Җырда "хушлашу", "кайгы", "хәсрәт", "кабер" кебек моңсу сүзләр дә урын алган.
- Әйе, моннан качу мөмкин түгел. Бу җырда кеше тормышында була торган вакыйгалар туганнан башлап, ахырга кадәр бирелде. Белгәнебезчә, кеше гомере шатлык-куанычтан гына тормый. Җырның көен үзем иҗат иттем. Эмоциональ яктан, аны башкару җиңел булмады. Гомумән, татарча җырлый алуым белән горурланам. Ничек булса да, татар телебезне саклап кала алсак иде.
Эльза ГАЗИЗОВА.
"100 адым" клибын түбәндәге ссылка буенча карый аласыз
Нет комментариев