Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Үзең булып калу отышлырак

“Карнеги-холл”да фестиваль оештыру турында хәбәр килгәч, Америка халкының төрле милләт кешеләрендә зур кызыксыну тудырды.

2800 дән артык урынлы бу залның тулы булуы  моны раслап тора. Татар халкы бирегә үзенең милли моңын, җыр­ларын тыңлап хозурланырга дип килсә, башка милләт кешеләре, татар милләтенең әдәбияты һәм мәдәнияте белән танышырга, бу милләтне халык итеп таныта торган әйбер нәрсә икән дип кызыксынып килгән иде. Тамашачы өчен беренче сюрприз – татар мәдәнияте белән мондагы халыкны таныштыру өчен оештырылган бу концерт барышында татар теле бөтенләй яңгырамады. Мондагы гадәт буенча, үз сәнгатен күрсәтергә чит илдән килгән халык программаларын үзләренең милли телендә алып бара. Икенче сюрприз – сәхнәдә үзебезнең милләткә хас булган матур киемнәр урынына, күп артистлар чит ил кешеләренә пародия ясаган шикелле, шыксыз киемнәр белән чыккан. Бу сәхнәдәге бәйрәмгә бөтенләй ямь өстәмәде.

Программада татар моңын һәм җырының матурлыгын күрсәтерлек 4-5 кенә җыр булды. Бу концертның максаты – дөнья халкына җырларыбызның үзенә генә хас булган матурлыгын, байлыгын күрсәтү булса, аларны исәпкә алмыйча эшләнгән аранжировкалар бөтенләй икенче нәтиҗә бирде. Башка культураларга яраклашырга тырышып үзеңнекеннән ераклашсаң, нәтиҗәсе нинди булачагы ачык инде. Американың легендар артисткасы әйткәнчә, “Башка кеше булып кыланганчы, үзең булып калуың һәрвакыт отышлырак”.

Һәр яңа эштә кимчелекләр булмый калмый. Иң әһәмиятлесе, аларга анализ ясап, тиешле нәтиҗә чыгарырга кирәк.

Наил БАРИЕВ,

Казандагы “Мирас” җыр ансамбле җитәкчесе, хор составында 
Муса Җәлил премиясе лауреаты. 

АКШның Нью-Йорк шәһәре.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев