Уфадагы “Нур”дан яктылык
"Башмагым" спектакле Башкортстан башкаласындагы "Нур" театрының визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. 1992 елда үзенең беренче иҗат сезонын яшь театр нәкъ шул әсәр белән башлап җибәрә. Сәхнәләштерү өчен аның Таҗи Гыйззәт иҗат иткән либретто варианты алына. Яшь труппа матур җырлаучы артистларга бай була. Шул рәвешле "Нур" театры "иң җырлаучы" театр...
"Башмагым" спектакле Башкортстан башкаласындагы "Нур" театрының визит карточкасы дисәк тә ялгыш булмас. 1992 елда үзенең беренче иҗат сезонын яшь театр нәкъ шул әсәр белән башлап җибәрә. Сәхнәләштерү өчен аның Таҗи Гыйззәт иҗат иткән либретто варианты алына. Яшь труппа матур җырлаучы артистларга бай була. Шул рәвешле "Нур" театры "иң җырлаучы" театр дигән исем дә ала. Һәм театр бүген дә бу сыйфатка ия. Баш режиссер Бәйрас Ибраһимов, 25 ел үткәч, янә шул әсәргә мөрәҗәгать итә, ләкин ул бөтенләй башка иҗади күзлектән куела. Бу спектакль белән коллектив 2017 елның апрель аенда узган " Театр язы" фестивалендә катнашты.
Ә менә Мәскәү белгече Евгения Розанова фикере: "Спектакль - чын сәнгать бәйрәме! Гадәттә, халык күңеле, милләт рухы яшәгән сәхнә әсәрләрендә "гарнир" мул итеп бирелә: җете декорацияләр, чуар авыл күренешләре, янып-кычкырып торган костюмнар, ташкындай хисләр! "Башмагым"да исә бер артык әйбер дә юк - бар да зәвык белән кирәкле микъдарда тәмле генә эшләнгән. Анда "Нур" театры коллективына гына хас булган милли зыялылык ярылып ята. Театр сәнгатенең дөньяви үсеше мәйданында сез үз йөзегезне югалтмыйча, Көнбатыш жанры булган мюзиклда татар артистының яшәү рәвешен, менталитетын бик уңышлы тапкансыз. Бер караганда спектакльнең ритмик кысалары, стилистикасы актерларга бер адым да читкә чыгарга - тын алырга да бирми. Ләкин шул ук вакытта күпме импровизация, шаянлык, нечкә юмор монда!
Күп тә үтми шул ук режиссер - Бәйрас Ибраһимов, тамашачыга бөтенләй икенче яссылыкта сәхнәләштерелгән сәхнә әсәрен чыгара. Белгечләр "Үткәннән килгән ханым" спектаклен театрның эксперименталь эше дип әйтә. Ул кече залда - камера шартларда уйнала. Бу - безнең халыкка, безнең тамашачыга ятрак нәрсә. Ләкин күтәрелгән темалары барыбызга да якын. Гадәттә, безнең тамашачы тәрҗемә әсәрләрен бик өнәп бетерми. (Немецчадан русчага Алла Рыбикова, татарчага Гөлнур Усманова тәрҗемә итте). Европа театрларында бик популяр немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг әсәре буенча куелган әлеге спектакль көндәлек тормыш сурәтләреннән, күңел кичерешләреннән, вакыйгаларны эзлекле итеп тасвирлаудан азат. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев