Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Тинчурин театры коллективы мәдәният министрлыгы вәкилләре белән очрашты

Җыелыш театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән китүенә бәйле иде.

Тинчурин театры артистлары театрның иҗади җитәкчесе булырга тиеш дип саныйлар. Алар бүген министрлык вәкилләре белән очрашуда шушы теләкләрен җиткерде.

Бүген Тинчурин театрында коллективның гомуми җыелышы узды. Җыелышта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм урынбасар Ленар Хәкимҗанов катнаштылар. Җыен театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән китүенә бәйле иде. Җыелышта Рәшит Заһидуллин катнашмады.

Артистлар театрның алга таба эш юнәлеше буенча министрлыкның күзаллаулары турында сорадылар, театрның техник җиһазланышы белән бәйле проблемалар турында сөйләделәр. Чакырылган режиссерлар белән эшләү үзенчәлекләренә бәйле сораулар яңгырады. 

Театрның яшь артистлары тиздән яңа сезон ачылуын искәрттеләр. “Сезон ачылышында без әле бер генә тапкыр уйналган соңгы премьерабызны уйнарга тиешбез. Иҗади җитәкчесез ничек әзерләнербез”, дип борчылуын белдерделәр.

Яшьләр театрның иҗади җитәкчесе роленә театрның штаттагы режиссеры Резеда Гарипованың билгеләнүен сорадылар. Резеда Гарипова үзенең әлегә декрет ялында булуын искәртте һәм алга таба иҗади планнарын Тинчурин театрына бәйле карамаган булуын әйтте.

Тинчурин театрының яңа сезоны 18 сентябрьдә «Башмагым JAZZ» спектакле белән ачыла.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев