Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

САЛАВАТНЫ НИ ӨЧЕН ЯРАТАЛАР?

Менә җырчы Салават Фәтхетдиновның яраткан ае - август башланып китте. Белгәнебезчә, инде 24 нче елын ул, гадәттәгечә, август аенда Казанда концертлар бирә. Быел исә Салават үз тамашачыларын 1-20 августта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Павлюхин урамындагы концертлар залында көтеп кала. Концертлар башланыр алдыннан Салават елдагыча журналистлар өчен матбугат очрашуы уздырды....

Менә җырчы Салават Фәтхетдиновның яраткан ае - август башланып китте. Белгәнебезчә, инде 24 нче елын ул, гадәттәгечә, август аенда Казанда концертлар бирә. Быел исә Салават үз тамашачыларын 1-20 августта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Павлюхин урамындагы концертлар залында көтеп кала.

Концертлар башланыр алдыннан Салават елдагыча журналистлар өчен матбугат очрашуы уздырды. «Мин журналистларны яратмыйм», - дип интервьюлар бирүче җырчы ел да аның нинди дә булса мөгез чыгаруына күнегеп беткән каләм халкын быел нигәдер Г.Камал театрына түгел, ә үзенең Волочаев урамындагы утарына кунакка дәште. Шушында ук «Салават» эстрада үзәге дә урнашкан булып чыкты. Халкыбызның сөйкемле сөягенә әйләнгән җырчының капка төбендә безне бозау кадәр овчаркалар түгел, ә Стёпа кушаматлы алагаем аю каршы алды. Дөрес, ул читлек эчендә иде.

Җырчыбыз сөекле хатыны Ләйсән ханым һәм кадерле балалары белән гомер итүче йортның капкасын ачып керүгә үк, үзеңне җәннәт бакчасына килеп кергәндәй хис итәсең. Мондагы аллы-гөлле, хуш исле чәчәкләр, декоратив үсемлекләр, ишегалды уртасындагы чип-чиста сулы бассейн махсус тукталып тасвирлауны таләп итә. Ә без, журналистлар, икенче катта урнашкан «Салават» эстрада үзәгенә ашыктык.

Салават Стёпа белән дуслыгыннан алып, быелгы гастрольләрнең үзенчәлекле яклары турында да, бала тәрбияләү нечкәлекләреннән алып газиз әниләргә булган мәхәббәт һәм хөрмәт хисе хакында да бәйнә-бәйнә сөйләде.

Степанны моннан берничә ел элек хоккейчылар Никулин белән Степанов бүләк иткән икән. Ул вакытта аю баласы бик бәләкәй булган. Хәзер исә 200 килолы җанварга әйләнгән. «Аю мине бик ярата, таный, - ди Салават. - Әмма ул шундый хайван - аннан ни көтәргә белмисең. Ул үч алыр өчен гомер буе уңайлы форсат җиткәнен көтеп яши... Шуңа күрә аю куркыныч хайван да».

Быелгы концертларга килгәндә исә, инде менә икенче сезон Салават Фәтхетдинов Рамазан ае уразасы вакытында 20 көн рәттән чыгыш ясый. «Бу айда да концертлар әйбәт килеп чыкмаса, тагын кайчан әйбәт булсын», - ди ул. Дин тотучы тамашачылар өчен махсус уңайлыклар тудырылган. Концертта антракт вакытлары авыз ачу вакытына туры китереп җайлаштырылган. Намаз уку, ифтар кылу өчен махсус урыннар булдырылган.

Быел Салават музыка җайланмаларын тулысынча тагын да яхшыракка, заманчаракка алыштырган. Киләсе елда аның иҗат эшчәнлегенә 25 ел тула. Ул бу датаны зурлап билгеләп узарга җыена.

Җырчының концерт төркеме дә һәрвакыт үзгәрешләр кичереп тора. Яшь артистларның күбесе Салават Зәки улының таләпләренә җавап бирергә сәләтсез. Бөтен нәрсәгә үз таланты һәм тырышлыгы белән ирешкән җырчы ялкаулыкны, ялганны бөтенләй дә өнәми һәм шуңа күрә күпләр аның җиз иләге аша үтә дә алмый. «Мин хәзерге заманның кызларын бик кызганам, - ди Салават. - Чөнки тормыш алып барырдай булдыклы егетләр бик аз. Күбесе - тәүлегенә 18 сәгать йокы симертүче кампитр балалары. Мин аларга, бик ачуны китергәч, кеше баласын бәхетсез итеп өйләнеп тормагыз, ялгыз гына яшәгез инде, дим. Концертка әзерләнгәндә гел үзгәрешләр булып тора. Берәүләрне ачуланып, кайтарып та җибәрәм. Бәлки, мин артык таләпчәндер, вакчылдыр. Әмма башкача булдыра алмыйм. Мин үз балаларыма, бигрәк тә улыма карата да бик таләпчән. Шәхсән Рөстәмгә кампитр алдында көненә 10-15 минуттан артык утырырга рөхсәт итмим.

Әгәр үземнең хаксызлыгымны таныйм икән, мин тезләнеп гафу да үтенә алам. Моннан шактый еллар элек мин әнине бер гамәле өчен гафу итә алмаган идем. Яши-яши шуны аңладым, әни кеше, дөресме-түгелме, ул барыбер хаклы. Әнигә үпкәләү, ачу саклау - дөньядагы иң зур гөнаһ. Коръән укыган кеше бу турыда әйбәт беләдер. Хәзер мин кайткан саен әнидән гафу үтенәм. Дөрес, ул да үзенең ялгышын аңлый. Җылы итеп сөйләшеп утырабыз. Әнинең хисләре белән шаярырга ярамый. Мин үз балаларыма да бу турыда гел әйтә, аңлата киләм.

Мине һәрвакыт сүктеләр. Янәсе, матур итеп сөйләшә белми, матур киенә белми һ.б. Мин ничек бар - шундый инде. Кайвакыт мин артык кырыс, кайвакыт бик йомшак та була алам. Кеше ни әйтер, күршеләр ни әйтер, дип, үземне аерым кысалар эченә кертмим. Мин үземне ирекле, азат кеше дип хис итәм. Соңгы вакытта Фәнис Яруллин шигырьләрен бик мөкиббән китеп укыйм. Искиткеч, көчле ихтыярлы кеше булса да булыр икән! Торган саен мин аны яңа, көтелмәгән яклардан ачам. Репертуарыма җыр сайлаганда да иң беренче чиратта сүзләренә игътибар итәм. Авторларга да бик таләпчәнмен».

Концертлары алдыннан Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов менә шулай ачыктан-ачык, чын күңелдән сөйләшеп утырды. Ул - бик ихлас кеше. Гамәлләрендә дә, сүзендә дә. Тамашачы аны менә шуның өчен дә ярата торгандыр.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев