Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Халык җырларына зур игътибар бирү - XXI гасырда бик сирәк күренеш

16 сентябрь көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды.

Ваһапов фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Бик көтеп алынган чара, 20 еллык эш нәтиҗәсе. Ваһапов фестивале концертларына чакырганда бик шатланып ризалашам, чөнки мондый концертларда татар халык җырларына, классик музыкага зур игътибар бирелә. Ә бу – XXI гасырда бик сирәк күренеш.

Бүген мин «Гөлҗамал» халык җырын башкардым, тиздән «Шәрык базары» фестивале башланачак, анда Фаррух Закиров та килергә тиеш. Фаррух абый белән дуэт башкарырга телибез. Аның татар телендә җырлыйсы килә. Нинди җыр башкарачагыбыз әле билгеле түгел, ләкин фикерләр бар.

Гала-концерт белән без үзебез дә үткән ел Ташкентка барган идек, мин анда «Су буйлап»ны җырладым. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә оештыручыларга, нәрсә генә дисәләр дә, монда без булган тавыш мөмкинлекләребезне күбрәк күрсәтә алабыз, ди ул.

 

«Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев