Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Рәшит Заһидуллин Волгоград театрында спектакль чыгара

Ж.Б.Мольер пьесасы буенча куелган «Проделки Скапена» спектакле - Яңа эксперименталь театрның бу сезондагы беренче премьерасы.

Татар режиссеры Рәшит Заһидуллин Волгоградта спектакль чыгара. 14, 15, 16 февраль көннәрендә «Проделки Скапена» спектакленең премьерасы була. Бу хакта Яңа эксперименталь театрның (НЭТ) матбугат үзәге хәбәр итә.

Ж. Б. Мольер пьесасы буенча куелган «Проделки Скапена» спектакле — Яңа эксперименталь театрның бу сезондагы беренче премьерасы. Ноябрь аенда театрга баш режиссер итеп Владимир Бондаренко куелган. Спектакль куярга Казаннан Рәшит Заһидуллин чакырылган.

Спектакльнең рәссамы — Әсәл Исмәгыйлева. Ул Рәшит Заһидуллин белән бергә Тинчурин театрында «Башмагым-jazz» спектаклен чыгарган иде.

«Режиссер рөхсәте белән кайбер серләрне ачабыз — геройлар Мольер пьесаларына хас булган күпертелгән итәкләрдән йөрмәячәк. Алар текстиль кием, джинсы, пуловердан булачаклар. Рәссам Әсәл Исмәгыйлева аларны шулай күрә», — дип яза театрның матбугат үзәге.

Рәшит Заһидуллин озак еллар Тинчурин театрының баш режиссеры иде. 2019 елның сентябрендә аның театр белән контракты озайтылмады.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев