Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

МОГҖИЗАГА ЫШАНУЧЫ САНИЯ

Җансыз курчакны сәхнәдә "терелтү" һәм тамашачыларны ышандыру өчен курчак театры артистыннан никадәр зур осталык сорала! Шуңа өстәп, спектакль буе курчак күтәреп торасы. Ә алар арасында шактый авырлары да очрый. Шулай бөтен тырышлыгыңны куеп, ватылып эшлисең-эшлисең, ә бала артистны түгел, курчакны гына исендә калдыра, артист үзе күбрәк күләгәдә кала. Адәм баласында,...

Җансыз курчакны сәхнәдә "терелтү" һәм тамашачыларны ышандыру өчен курчак театры артистыннан никадәр зур осталык сорала! Шуңа өстәп, спектакль буе курчак күтәреп торасы. Ә алар арасында шактый авырлары да очрый. Шулай бөтен тырышлыгыңны куеп, ватылып эшлисең-эшлисең, ә бала артистны түгел, курчакны гына исендә калдыра, артист үзе күбрәк күләгәдә кала. Адәм баласында, бигрәк тә артист халкында аз булса да амбиция, үзеңне күрсәтү, танылу теләге бар бит инде ул. Менә шуларның барысын да истә тотып, курчак театрына эшкә иң-иң сабый җанлы, иң самими, риясыз кешеләр генә киләдер, дип нәтиҗә чыгарырга була. Шундыйларның берсе, һичшиксез, Татарстанның халык артисты Сания Каюмова. Күптән түгел ул күркәм гомер бәйрәмен уздырды. Ә 5 июньдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Сания ханым үзенең юбилеен хезмәттәшләре белән билгеләп үтәчәк.


Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр, дип, халык юкка гына әйтмәгәндер. Сания ханым, мәсәлән, сәнгатькә гашыйк гаиләдә үсә, шуңа күрә аның артист булып китүе бер дә гаҗәп түгел. Әтиләре Каюмҗан абый клуб мөдире булып эшли. Эшенең чын остасы, үтә җаваплы һәм таләпчән була ул. Шулай бервакыт клубта спектакль башланырга тора. Үч иткәндәй, бер артистлары авырып киткән. Инде нәрсә эшләргә? Әмма спектакльне өзәргә ярамый. Каюмҗан абый шунда ук чарасын таба. «Сеңлем, бар, тизрәк Фатыйма апаңа йөгер, җилтерәтеп аны бирегә алып кил», - дип, үзенең йөкле хатынына йөгертә ул бер кызны. Нәтиҗәдә, спектакль өзелмичә кала.

Гаиләләре ишле, кунакчыл була аларның. Кунак килгән саен, Фатыйма апа аш-су әзерләп кайнашкан арада, Каюмҗан абый, 5 баласын оештырып, концертлар куя торган була. Балаларның кайсы җырлый, кайсы гармун суза, кайсы чечетка суга. Сания исә гаилә кичәләрендә биюче буларак таныла.

Вакыт үтә. Абыйлар өйләнеп, апалар кияүгә чыкканда, Сания дә бер кашыкка кабып йотарлык чибәр кыз булып җитешә. Үзе җырлый, үзе бии. Шул вакытта артистлыкка укырга талпынып карый ул. Әмма олыгаеп, сырхауларга бирешә башлаган әти-әнисенең җилкәсен кимерәсе килми төпчек баланың. Киресенчә, газизләренә хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша һәм заводка эшкә урнаша. Әмма язмышыңа артист булу язылган икән, заводларда озак эшләрмен, димә инде син. Сания дә 3 ай гына эшләп кала, аннары театрга стажерлар төркемен җыюларын ишетеп, шунда осталыгын күрсәтергә юнәлә. 30 кеше арасыннан нибары 3 кызны театрга сайлап алалар. Шуларның берсе Сания була. Хезмәт хакын 60 сум билгелиләр. "Артистларга акча да түлиләрмени әле?" - дип, шатлыктан үз-үзен белештермичә сорап куя кыз. Эшләтсәләр, бушлай эшләргә дә әзер булгандыр Сания ул чакта. Шуннан артист өчен әкияткә тиң могҗизаи тормыш башлана. Олпат артистларның курчак йөртүләрен авызын ачып карап торулар, алардан артып калган күбәләк, суалчан, кырмыска һәм шуның ише вак-төяк рольләр башкарулар - болар барысы өчен дә Сания өчен әйтеп бетергесез зур бәхет була.

Билгеле, күк йөзен дә вакыт-вакыт болытлар каплап ала. Артист С.Каюмова тормышында да кояшсыз, шыксыз, яңгырлы көннәргә охшаш көннәр була. Әмма яңгырдан соң, Табигать-ана яңа сулыш алгандай, чистарынып, сафланып калгандай була бит. Шуңа күрә яңгыр - ул үзе шифа, үзе бер бәхет. Артистлар арасында да төрлесе очрый бит инде. Өлкәнрәкләрнең кайберләре, мәсәлән, хыялый яшьләрне бик үк өнәп бетерми. "Нәрсәгә шатланасың, артист халкының гаиләсе булмый бит", - дигән бервакыт сәхнә артында олпат артистлар уенына хушланып, күзләрен мөлдерәмә тутырып карап торган вакытында Саниягә бер олы яшьтәге актриса. Юрап китергән, диярсең. Чыннан да, үзеңә тиң яр табып, гаилә кору турында хыяллана башлагач, Саниягә дә, йә театрны, йә мине сайлыйсың, дигән шарт куела. Бала сөяргә яратылган хатын-кыз, әлбәттә инде, гаиләне сайлый. Шулай итеп театрдан китәргә мәҗбүр була ул. Әмма 3-4 ел узгач, Саниягә курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров шылтырата. Аның: "Син артист булырга яратылган лабаса, ничек өйдә түзеп ятасың", - дигән соравы Саниянең күңелен гүя айкап-актарып чыга. Үзен онытмауларына сөенү белән бергә сәхнә тормышын, һөнәрдәшләрен өзелеп-өзелеп сагынуга түзә алмыйча ул, иреннән яшереп кенә, кабат театрга эшкә килә. Башта ире аны-моны сизенми. Чынлап теләсә, хатын-кыз хәйләли белә инде ул. Әмма гастрольгә чыгу вакыты җиткәч, Саниягә дөресен әйтергә туры килә. Бер якта мөлдерәмә күзләрен тутырып хатыны Сания тора, икенче якта үзе генә белгән телдә сөйләнә-сөйләнә сабые Айдар кайнаша. Хатынының һөнәренә ризалашмыйча, кая китсен инде бичара ир? Шулвакыт Саниянең тормыш күгендә ике кояш калыккан кебек булгандыр. Үзең артист, үзең ир хатыны һәм әни бул әле син! С.Каюмованы иң башта татар төркеменә алуларын әйтергә онытып торам икән бит. Казан кызына татарчаны чарлап бик нык тырышырга туры килә. "Һ" авазын әйтергә өйрәнү Памир тавына менү, "ң"не җиңү Байкал төбенә төшү кебек булгандыр аның өчен. Шулай татар фонетикасында үрләр яулый-яулый 2 ел узып китә. Сизелми дә уза бу еллар - бер гастрольдән кайтасың да, икенчесенә чыгып китәсең. Ә татар төркеме гастрольләргә аеруча еш йөри. Айдарның исә мәктәпкә керер вакыты якынлаша. Шул сәбәпле, Сания үзен күбрәк утрак тормыш алып барган урыс төркеменә күчерүләрен сорый.

35 ел эчендә артист С.Каюмова 60тан артык роль башкара. Барысы да диярлек баш рольләр. "Гуси-лебеди" әкиятендә - Машенька, "Снежная королева"да - нәни юлбасар, "Кот в сапогах" спектаклендә - патша кызы, "Невеста падишаха" тамашасында Айсылуны һ.б. бик күп рольне уйный ул. С.Каюмова башкаруында "Муха-цокотуха" спектаклендәге Муха-цокотуханы, "Царевна-лягушка"да Василисаны, "Аленький цветочек"та Аленушканы, "Малыш и Карлсон"да Хильда Бокны, "Щелкунчик"та Клерхенны да бик яратып, бирелеп карый нәни тамашачылар.

"Курчак театры артисты өчен иң мөһиме нәрсә?" - дип сорадым Сания ханымнан очрашу вакытында. Баксаң, курчак театры артисты драма артистыннан шактый аерыла икән. Сания ханымның әйтүенчә, курчак театрында иң мөһиме - тавыш. Артист үзе күренмичә генә, тавышын төрлечә кыландырып, төрледән-төрле образлар иҗат итә. Шуңа өстәп, драма театрыннан аермалы буларак, сәхнә партнерыңа карамаска тырышырга кирәк, бөтен игътибарны курчакка бирү зарур, аның белән бер тән, бер җан булып берегү мөһим. Шул чакта гына курчак "тере" була, юкса, спектакль уңышсызлыкка дучар ителә. Ә менә артистлар үзләре сәхнәдә күренгәнне күпләр, шул исәптән Сания ханым үзе дә бик өнәп бетерми. Чыннан да, бала ширма өстендәге курчакның чынлыгына ихластан ышанып утыра бит. Ә сәхнәдә курчак йөртүче артистның күренүе театрның серен, могҗизасын бетерә сыман.

Шулай итеп, артист Сания Каюмова әле дә могҗизага ышанып, шуңа омтылып яши. Театр турында сөйләгәндә күзләре ут булып яна. Йөзе илһамлы, якты бер рәвешкә керә. Коръән-Кәрим кушканча, хатын-кызны олы күреп, хатыны Саниянең теләк-омтылышларына каршы төшмәгән ире гүр иясе булган икән инде. Талантлы артистны эгоистларча сәхнәдән йолкып алып, театрыбыз сәнгатенә зыян китермәгән бу кешенең урыны оҗмахта булсын. Сәләтен зур бәяләп театрга чакырган режиссер Илдус Зиннуров, байтак белем-күнекмәләр биргән режиссер Людмила Дьяченко һәм, иң мөһиме, алмашка яшьләр килүгә дә карамастан, һаман да әле сәхнәдә иҗат итәргә мөмкинлек тудырган директорлары Роза Яппаровага да рәхмәте зур Саниянең. Бүген ул улы Айдарның уңышларына куанып яши. Ул "УНИКС" концерт залында баш тавыш операторы булып эшли, андагы бөтен техника аңа буйсына. Килене Гөлназ да сәнгать җанлы кыз, "Казан" милли мәдәният үзәгендә эшли. Сания җир эшен бик ярата. Константиновкада бакчасы да бар. Бакчасыннан бигрәк мунчасы, дигәндәй, Сания дә беренче эш итеп мунча салдырган. Адәм баласына тагын ни кирәк?! Могҗизага ышанып яшәү үзе генә дә ни тора! Гомумән, бу тормыш - үзе бер могҗиза.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев