Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Комедия түгел, трагедия

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күптән түгел генә сәхнә күргән «Полиционер» спектакле, музыкаль комедия жанрында куелса да, кәефне кырды.

Спектакльдә музыка, чыннан да җитәрлек, оркестр чокырында скрипкачы, виолончельчы, барабан, тәлинкә кагучылардан торган тулы бер коллектив урнашкан. Җитәкчеләре, ягъни спектакльнең композиторы һәм дирижеры – яшь, талантлы музыкант Ильяс Камал. 

Комедиясе исә кая? Дөрес, милиция исеме полициягә алмашынган вакытта төс-кыяфәте, пошмаслыгы белән физик нык, җитез хокук сакчысына охшамаган Идеалның (Алмаз Фәтхуллин) аттестация үткәндә эш урынын югалтмас өчен, хәйләләргә мәҗбүр булуы шактый кызыклы хәлләр китереп чыгара. Идеал полициядә калсын өчен, әти-әнисе Разыя апа һәм Габделҗаббар абый (Зөләйха Хәкимҗанова, Зөфәр Харисов) бик тырыша. Ялган вакыйгалар өермәсенә Идеалның элеккеге хатыны Җәмилә (Зөлфия Вәлиева) һәм аның сөяркәсе иптәш Әюпов  (Ренат Шәмсетдинов) катнашып китә. Ихлас күңелле авыл эчкечесе Рәхимҗан (Харис Хөснетдинов) һәм аның хатыны Мәрьям (Гөлчәчәк Хафизова) ничек инде читтә калсын?! Төгәлрәк әйткәндә, сәрхуш Рәхимҗан Идеалны полициядә калдыру өчен барыннан да артык тырыша. «Шифер» операциясендә авыл кибетчесе Фәния (Гүзәл Гайнуллина) дә катнаша. Әмма ниятләре изге булса да, уеннан уймак чыгып, эшләр бик зурга китә, нәтиҗәдә, подполковник (Рөстәм Гайзуллин) һәм аның ярдәмчеләре (Илфак Хафизов һәм Салават Хәбибуллин) сәрхушен дә, хатынын да, кибетчесен дә, Идеалның әти-әнисен дә рәшәткә артына ябып куя. Һәм шушы урында комедия трагедиягә әйләнә. Спектакльнең уен-көлке катыш җиңелчә рухы кинәт үзгәрә. Уңышлы тәмамланган эшне бәйрәм итәр өчен полиция хезмәткәрләренең сәхнәгә шампан шешәсе тотып чыгулары була, бөтен зал тып-тын кала. Казанның «Дальний» хокук саклау бүлеге хезмәткәрләренең тоткыннарны ничек җәзалаганнарын онытырлык булмады шул... Ахырдан исә спектакль фантасмагориягә, гротескка әйләнә. Идеал «Шифер» эшен җентекләп тикшергәннән соң, полиция хезмәткәрләренең гаеп­ле булуын ачыклаган, имеш. Әмма ахырда, нәкъ тормыштагыча, бичара авыл халкы зур җәзага тартыла, хокук сакчылары исә четерекле хәлдән бик җиңел котыла. 

Безнең илдә полиция турында трагедия генә куярга мөмкиндер, мөгаен. Чөнки гражданнарның хокуклары көннән-көн кысыла, хокук саклау органнарының гамәлләре җинаятькә тиң була бара.  Былтыргы исәп­ләүләр күрсәткәнчә,  бездә бер полиция хезмәткәренә  193 кеше туры килә (АКШта – 252, Англиядә – 330, Германиядә – 2135, Һиндстанда – 781, Кытайда – 833). Россиядә хокук сакчылары - эшләүче бөтен гражданнарның 3,5 проценты тәшкил итә. Бу бүтән алга киткән илләр белән чагыштырганда дүрт тапкыр күбрәк.  Әмма Global Finance журналы мәгълүматларына караганда, былтыр иң куркынычсыз илләр исемлегендә Россия 108 нче урында гына булган.  Беренче урында – Исландия. Беренче унлыкка  Швейцария, Финляндия, Португалия, Австрия, Норвегия, Катар, Сингапур,  Дания һәм Яңа Зеландия кергән.  АКШ - исемлектә 65 нче.  Илдә халык хәерчеләнә, хокук саклау органнарын тотуга исә  елдан-ел күбрәк акча тотыла. Салым түләүчеләрнең җилкәләрен кимереп ятулары гына җитмәгән, кайберләре әле шампан шәрабләре белән кеше җәзалый. Аеруча дин, милләткә бәйле эзәрлекләүләр күңелне рәнҗетә. Пьесаның авторы Илгиз Зәйниев тә, аны сәхнәләштергән режиссер Туфан Имаметдинов та укымышлы, зыялы шәхесләр буларак бу хәлләрне белә, әлбәттә. Кая соң егетләрнең гражданлык позицияләре? Сәхнә - трибунамы, әллә кем тели, шул чыгып кеше көлдерә торган урынмы? Ахыр чиктә, оешып җитмәгән, эзлексез «Полиционер» спектакленә  салынган хезмәтләре кызганыч, яшьлекләре әрәм тоелды. Моннан нәкъ бер ел элек Аяз Гыйләҗев әсәре буенча «Өч аршын җир» спектакле күрсәтелгәч, эчкә җылы кергән иде. Ниһаять, Тинчурин теат­рында да татар классикасы буенча заманча сурәтләү чаралары ярдәмендә  кызыклы спектакльләр куела башлар, дигән өмет туды. Әмма «Полиционер», киресенчә,  күчмә театрда дистә еллар җыела килгән халыкчан традиция­ләрне кимсетә шикелле...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар К.Тинчурин теат­рының матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев