Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Идел-йорт»та сарманлылар җиңде

Г. Камал театрында Ш.Закиров исемендәге XIX төбәкара «Идел-йорт» халык театрлары бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.

Гран-прига лаек булган Сарман мәдәният йортының халык театры коллективы 1 миллион сум белән бүләкләнде. Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән алар Омск өлкәсенә гастроль сәфәре кылачак. Рәсми тантанадан соң сарманлылар «Кыю кызлар» спектаклен тәкъдим итте. Олуг театр сәхнәсендә спектакль уйнау мөмкинлеге дә үзе бер бүләк диләр үзешчән артистлар.Актаныш районы Киров авылы, Мөслим, Азнакай,  Мамадыш мәдәният йортларының халык театрлары, Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылы «Чагыл» халык театры призлы урыннар алды.

«Идел-йорт» бәйгесе кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы быел өстәмә бәйге оештырды. Алар Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендәге театрлар арасында конкурс уздырды. Монда гран-прига Чиләбе шәһәре үзешчән татар театры, беренче урынга Ульяновск шәһәренең «Нур» татар халык театры лаек дип табылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев