Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

АЙДАР СӨЛӘЙМАННЫҢ ЯҢА ҖИҢҮЕ

Казанда үткән "Түрквидение" халыкара фестивалендә 2 нче урынны яулап танылган җырчы Айдар Сөләйман шушы көннәрдә тагын бер дәрәҗәле бәйгедә җиңеп кайтты. Эстрада җырчыларының Бурятиядә үткән "Белый месяц - 2015" конкурсында Айдарга 100 ләп конкурсант белән көч сынашырга туры килде. Икенче турда дөньякүләм танылган хит башкарырга, ә өченче турда үз туган...

Казанда үткән "Түрквидение" халыкара фестивалендә 2 нче урынны яулап танылган җырчы Айдар Сөләйман шушы көннәрдә тагын бер дәрәҗәле бәйгедә җиңеп кайтты. Эстрада җырчыларының Бурятиядә үткән "Белый месяц - 2015" конкурсында Айдарга 100 ләп конкурсант белән көч сынашырга туры килде. Икенче турда дөньякүләм танылган хит башкарырга, ә өченче турда үз туган телеңдә эстрада әсәре җырларга кирәк иде. Айдарыбыз барлык сынауларны узып, өченче турдагы 14 кеше арасына керде һәм Монголия җырчысыннан гына калышып, 2 нче урынны яулады. "Белый месяц" - Евразия илләре җырчылары арасында үтүче дәрәҗәле җыр конкурсы һәм Айдар анда әлегә Татарстаннан беренче катнашучы. Җырчыбызның халыкара сәнгать бәйгеләрендә җиңүләр яулавы һич тә очраклы уңыш түгел, ә моның нигезендә төпле белем, яхшы һөнәри әзерлек ята.

Айдар башкаладан читтә, Зәй шәһәрендә туып-үсә. Татар гимназиясендә белем ала. Кече яшьтән үк "Мирас" җыр-бию ансамбленә йөри. 2009 елда "Йолдызлык" фестиваленең "Гран-при" бүләгенә ия була, ләкин һич тә җырчы карьерасы турында хыялланмый. Ир-ат акча табарга тиеш, дип ышанган егет юрист яки икътисадчы булырга тели. Тик әнисе Айдар сәнгати белем алырга тиеш, дип саный һәм музыка училищесына барырга киңәш итә. Айдарның зур сәнгатькә юлы менә шулай башланып китә: башта Казан музыка училищесының, аннары консерваториянең классик вокал факультетларын, ГИТИСның эстрада факультетын тәмамлый.

Айдар Сөләйман "Культура" каналындагы "Романтика романса" тапшыруында даими катнашып килә, урыс романсларын урысның үзеннән дә шәбрәк җырлый. Айдар - Казан консерваториясе каршындагы татар опера студиясенең солисты. Үзен зур сәхнәгә чыгарган "Йолдызлык" фестивалендә арт-директор булып эшләргә дә өлгерә.

"Түрквидение" фестивалендәге уңышлы чыгышын күргәннән соң, Айдарны Россия каналындагы "Главная сцена" вокалистлар конкурсының ябык кастингына чакыралар. Гыйнвар аенда башланган бу проектта Россиянең иң яхшы вокал педагоглары музыкаль продюсерлар белән берлектә 180 конкурсантны сайлап алды. Шулар арасыннан 5 сайлап алу туры барышында жюри иләгеннән соң, 16сы гына калачак һәм җиңүче тамашачылар тавыш бирүе аша сайланачак. Айдар март аеның бер тапшыруында В.Козинның "Көз" романсын башкарып, чираттагы турга уңыш белән үтте. Кем белә, бәлки теге бәхетле 16 кеше арасына да эләгер әле.

Айдар Сөләйман - һичшиксез, татарның зур очыш өчен яратылган баласы. Ул - якты күңелле, максатлар куеп, шул максатларга ирешү юлында иҗтиһат кылып яшәүче бай рухлы кеше. Бу җәйне ул Италиягә барып, дәресләр алырга хыяллана. Моннан тыш, Франциягә концерт белән чакыру аның сәфәргә чыгуын көтеп ята. Телевидениедәге җырлавын күреп, французлар аны аерым программа белән чыгыш ясарга чакырган. Айдар анда романслар һәм татар җырларыннан концерт программасы тәкъдим итәчәк.

Шушы көннәрдә, халыкара конкурсларда милли сәнгатебезне лаеклы таныткан хезмәтләрен бәяләп, яшь җырчыга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Котлауларга без дә кушылабыз.

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев