Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Әкият»тә – Камал комедияләре

«Әкият» театрында – калфаклар балкышы, түбәтәйләр парады. Биредә 90 нчы юбилей сезоны режиссер Илгиз Зәйниев куйган «Камал комедияләре» белән ачылды һәм бу – һич әкият түгел, чынбарлык.

Спектакль ике өлештән тора. Иң элек «Беренче театр» уйналса, икенче бүлектә «Банкрот» әсәре сәхнәләштерелгән. Тамаша кич уйналып өлкән тамашачыларга исәпләп куелса да, аны әти-әниләр, әби-бабайларга балалар һәм оныклар белән бергә карарга да мөмкин. Иҗатчылар пирчәткә-курчаклар белән уйнарга булган, чөнки бу төр курчак йөртү ысулы театрларыбызда көннән-көн сирәгрәк очрый икән. Әллә пирчәткә-курчакларны йөртү ысуллары, озак кулланмау сәбәпле, бераз онытыла төшкән, әллә аларның иҗат мөмкинлекләре шундый гына булганга, курчакларга хәрәкәт җитми сыман тоелды. Теге яки бу образ барыннан да бигрәк тавыш белән иҗат ителде кебек. Ә безнең артистларның тавышлары затлы бәрхет кебек, төсмерләргә бай, куе, көр, күкрәктән чыккан тавыш... 

Хәер, кимчелек эзләрлек түгел лә! Бәйрәм бит. «Әкият» теат­рында чираттагы татарча спектакль сәхнәләштерелгән. Нинди генә әле, Галиәсгар Камал үзе! Хәтта Камал сынын  ясаганнар. Шулкадәр охшаган! Гафифә, Хәбибрахман, Биби... Һәркайсы бала чактан күңелгә якын. Һәм менә үзләрен сәхнәдә күрәбез. Курчак булып гәүдәләнүләре беренче мәртәбә. Үзе шауларлык вакыйга ич бу! 

«Бүген театр була, траттата, траттата! Шатлыктан күңелем тула, траттата, траттата!» – дип башланып китә тамаша һәм ахырга кадәр бәйрәм рухы күңеләрдән китми. Спектакльнең композиторы – Марат Әхмәтшин, куючы рәссамы – Екатерина Спиридонова, ут көйләүче рәссам – Светлана Гыйбадуллина. Тамашада татар труппасының энҗе бөртегедәй кадерле артистлары барысы да катнаша. 

Бүген Камал әсәрләре актуальме, дигән сорауга исә болай дип җавап бирәсе килә. Г.Камал - комедия жанры аша җәмгыятьнең кимчелекләрен фаш итүдә зур уңышка ирешкән автор. Ләкин заманалар үзгәргән саен, әсәрләргә, андагы геройларга да караш үзгәрә икән шул. Элек Хәмзә байны искегә ябышып ятучы, прогрессив яңалыкка каршы көрәшүче дип белсәк, хәзер милли гадәтләр нык какшагач, бәлки, Хәмзә байлар бөтенләй үк артта калган мәхлүкләр булмагандыр, киләчәкне уйлап эш иткәндер, дип уйланып та куясың. Сираҗетдин исә нәк бүген туган образ кебек. Әгәр могъҗиза булып җан керсә, тиле булып кыланган бу «банкрот» күлдәге балык сыман үзен бик рәхәт хис итәр иде.

Шулай итеп, «Әкият», «Беренче театр», «Банкрот»...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев