Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сәхнә

Айдар Җаббаров Түбән Кама театрында легендар башкорт әсәрен куя

Режиссер Айдар Җаббаров Түбән Кама татар дәүләт драма театрында башкорт язучысы Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча спектакль әзерли башлаган.

«Без республиканың иң әйбәт режиссерларының берсе Айдар Җаббаровны чакырдык. Айдарның театрга килүе – бүләк. Мин аның безнең белән эшләргә теләгәненә бик сөенәм», – диде театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясендә.

«Бу әсәр белән Айдар башкачарак эшләячәк. 4-5 новелла була дип аңлыйм. Сугыш темасына мәхәббәт призмасы аша карау – темасы шулай билгеләнгән. Эш бара», - дип дәвам итте Лилия Әхмәтова.

«Сугыш һәм мәхәббәт темасына булачак. Әлегә беренче адымнар гына. Әле нәрсәдер әйтү кыенрак», – диде матбугат конференциясендә катнашучы Түбән Кама театры актрисасы Гүзәл Шәмәрданова.

  • Таһир Таһиров псевдонимы белән башкорт язучысы, журналисты, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан обкомының идеология буенча секретаре булган Таһир Ахунҗанов иҗат иткән.
  • Таһир Таһировның «Галия» повесте буенча Гафури театрында Рифкать Исрафилов тарафыннан шул исемдәге спектакль куелган. Әлеге спектакль төп рольләрдә Фидан Гафаров һәм Нурия Ирсаева уены белән тарихта калган. Композитор – Рим Хәсәнов, рәссам – Таң Еникеев. Гафури театрында премьерасы 1983 елда булган.

Рузилә Мөхәммәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев