Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Зилә Сөнгатуллина: Элек опера театрында француз, итальян опералары татарча куелган

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина әйтүенчә, элек дөньякүләм операларны татар теленә дә тәрҗемә итеп җырлаганнар.

«Мин опера театрына килгәнче күп кенә француз, итальян опералары татарча куелган. Күз алдыгызга китерәсезме, «Евгений Онегин» операсы татарча яңгыраган! «Югарыдагы» хуҗалар, халыкка тәрбия бирер өчен, менә шулай да эшләп караган. Андый язмалар радио фондында бар. Венера Шәрипова, Фәхри Насретдиновлар татарча җырлаган», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Зилә Сөнгатуллина Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлаганда барлык чит телдәге опералар рус теленә тәрҗемә ителеп куелганын әйтте. «Аннан соң оригинал телдә куела башлады, барысын да яңадан оригинал телдә өйрәнергә туры килде. Җырлар өчен итальян теле – иң җайлы тел. Бу телдә тавыш үзеннән-үзе матур яңгырый», – дип аңлатты ул.

«Минемчә, хәзер тамашачы тәрбияле булырга тиеш. Программада операның кыскача эчтәлеге тәкъдим ителә, танышып чыгарга була. Хәзер бигрәк җайлы бит: сәхнә өстендә операның тәрҗемәсе титрлар белән дә чыгып бара, кеше һәр сүзне аңлый», – диде җырчы.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев