Укытучыбыз – Илһам Шакиров
«Февраль – илһамлы ай» дигән гыйбарә халык телендә элек тә яшәп килә иде. Хәзер инде бу сүз рәсмиләштерелде диярлек.
Февраль ае бу затлы исеме өчен бөек җырчыбыз, юк, җырчы гына түгел, күзәнәкләребездә ата-бабаларның рухын саклаган хәтерне илаһи моңы белән уята алган, Ходай язган шул тәкъдиренә гомере буе тугрылыклы калган каһарман шәхес Илһам Шакировка бурычлы.
Хәтердә, моннан 20 ел элек – 2005 елда Җырчының 70 яшьлек юбилее бөтен төрки-татар дөньясында олы вакыйга буларак үткәрелде. Татарстанда ул дәүләт күләмендә бәйрәм ителде. Г.Камал исемендәге театрда узган тантанада тамашачы үзенең сөеклесен аягүрә басып алкышлады. Хәер, бу минутларда бөтен республика халкы аягүрә булгандыр, чөнки юбилей кичәсе телевидениедән турыдын-туры трансляцияләнде.
– Илһам ул – легенда, тере килеш мәңгеләштерелгән шәхес! — дигән иде шул кичәдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, юбилярны котларга сәхнәгә күтәрелгәч. Барлык халыкның бер җөмләгә тыгызланган уртак фикере, җырчы өчен иң мәртәбәле бүләк иде бу. Хәер, ул чакта халыкның рухи бәяләмәсе матди яктан да чагылыш тапты. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденының иң беренчесе шул кичәдә Илһам Шакировка тапшырылды. Бөек җырчыбыз Казанның иң матур җирендә урнашкан йорттан заманча җиһазландырылган ике бүлмәле яңа фатир белән дә бүләкләнде.
2005 елда җырчының юбилей кичәсеннән тәэсирләнеп кайткач, «Хәтер дәфтәренә» болай дип язып куйганмын:
«...Ходай тарафыннан халыкка иңдерелгән моңны үз йөрәге аша үткәреп безгә ирештерүче бу шәхеснең тәэсир кодрәтен дөрес итеп файдалана беләбезме? Иҗат потенциалын яшь буында милли рух тәрбияләүдә тулысынча кулланабызмы? Их, мәктәпләребезгә «Илһам дәресләре» кертәсе иде. Ә нигә кертмәскә?! Әнә бит Татарстан радиосы фондында аның 1970нче елларда үзе әзерләгән тапшырулары саклана. Тулы бер цикл! 45әр минутка (нәкъ бер дәрес) сузылган бу тапшыруларда япь-яшь Илһам Шакиров халык җырлары тарихы, аларда милләт язмышының чагылышы, аерым җырчылар, композиторлар, музыкантлар иҗаты турында сөйли, җырлау күнекмәләре бирә».
Һәм менә күп еллар үткәч, «Татарстан» радиосында «Илһам Шакиров дәресләре» дигән тапшырулар циклын әзерләү минем үз өлешемә тиде. Аның архив киштәләрендә таралып яткан әңгәмәләрен, чыгышларын туплап, аларда сакланган фикерләр логик бер эзлеклелеккә китерелде. Консерватория, мәдәният институты, музыка училищелары студентлары, җыр укытучылары өчен тиңе-мисалы булмаган чын дәреслек барлыкка килде. Хәер, киң катлау тыңлаучыларыбыз күңеленә дә хуш килер дип өметләнәбез.
2025 елның февралендә «Татарстан» радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы» кысаларында әлеге тапшырулар көн саен эфирга чыга. Дәресләрнең төп өлешен алда әйтелгән 1970нче елларда Илһам Шакиров үзе әзерләгән тапшырулар тәшкил итә. Шуларның берсен «Мәдәни җомга» газетасының сайтына да урнаштырабыз. Бу дәрестә бөек җырчы үзе мөгаллимлек итә!
Нәсим Акмал, «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев