Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Маргарита Небольсина вафат

Язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат сәркатибе Маргарита Виктор кызы Небольсина вафат булган.

Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы язучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Маргарита Небольсина 1955 елның 4 гыйнварында Казанда туган. 1979 елда В. И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын «Филолог. Укытучы. Рус теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча тәмамлаган.

2007 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең матбугат сәркатибе булган, җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеген җитәкләгән.

Маргарита Небольсинаның фәнни һәм иҗади эшчәнлеге республика мәдәнияте арбуен Россия һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрү һәм зур мәдәни үзәк буларак Татарстан образын формалаштыруга юнәлгән.

2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев