Шамил Садыйков: Быелдан шәһәр газеталарының күпчелеген таблоид форматына күчерәчәкбез
2025 елдан «Татмедиа» АҖ нәшер итә торган шәһәр газеталарының күпчелеге хәзерге вакытта ихтыяҗ зур булган таблоид форматына күчереләчәк.
Медиахолдинг генераль директоры Шамил Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Хәзерге вакытта без бөтен журналистиканың визуаль булуын бик яхшы аңлыйбыз. Киләчәк - визуаль журналистиканыкы. Һәм газеталарның, бигрәк тә журналларның, визуаль өлешенә ихтыяҗ бик зур», - дип аңлатты ул.
Садыйков сүзләренчә, «Татмедиа» нәшер итә торган басма матбугат аудиторияне исәпкә алып үзгәреш кичерә. Биткә салуның тагын да заманчарак форматлары кертелә, басмаларның эчтәлеге, формасы һәм бизәлеше үзгәрә.
«Мисал өчен, без быелдан шәһәр газеталарының күпчелеген таблоид форматына күчерү турында карарга килдек. Бу - хәзерге вакытта ихтыяҗ иң зур булган формат. Дөньяда гына түгел, Россиядәге күпчелек басмалар да шуңа күчә. Бу – газета юнәлеше өлкәсендәге шундый эволюция», - диде Шамил Садыйков.
Ул ачыклык керткәнчә, таблоид форматы текст өлешенә карата визуал процентының артуын күздә тота. Бу кешегә газетаны укып кына калмыйча, аны карарга, материалны өйрәнергә дә мөмкинлек бирә.
Республика газеталары да, шәһәрнекеләр дә «эволюция кичерәчәк». Мисал өчен, «Татмедиа»ның иң зур тиражлы газетасы һәм ярты елдан ярты елга тотрыклы үсеш күрсәтүче «Шәһри Казан. Язмыш» үрнәгендә «Шәһри Чаллы» да үзгәрә башлаячак. Газетаның яңа форматы «Пятачок» дип аталачак һәм ул да таблоид форматында булачак.
«Без бу газетага зур өметләр баглыйбыз, чөнки Чаллыда татар телендә укучылар бик күп. Һәм сторителлинг, кешеләр турындагы тарих форматына ихтыяҗ булачак. Чөнки кешеләр газетаны яңалыклар белән танышу өчен түгел, кешеләр тарихын белү өчен укый. Газета кешегә якын булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Садыйков.
2025 елның беренче яртыеллыгында «Шәһри Казан» газетасының гомуми тиражы 7965 данә тәшкил итте, бу узган елгы күрсәткечләрдән 11,1 процентка артыграк. «Шәһри Чаллы»ның күрсәткечләре исә 10 процентка артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев