Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Салават: Тукай премиясе биш елга бер генә бирелергә тиеш

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе биш елга бер мәртәбә генә бирелергә тиеш дип саный.

Бу турыда ул Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Миңа калса, Тукай премиясе биш елга бер генә бирелә торган премия. Анда ел саен талаш, ел саен бәхәс. 2008 елда Тукай премиясен миңа, Башкортстаннан килүчегә һәм бер чуваш милләтеннән булган рәссамга бирделәр. Бу бик бәхәсле, зур мәсьәлә. Әгәр дә ул Татарстанның иң зур Дәүләт премиясе икән, ул ел саен бирелергә тиеш түгел. Талантлар көн саен тумый. Аны кайвакыт кемгә бирергә белмичә, аптырап бетәләр», – дип сөйләде ул. 

 

Ралинә Сәлимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев