Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Рәмис Хәялиев: Татар эстрадасында беренче профессиональ җырчы – Камил Мотыйгый

«Бу нәселне без бәяләп бетерә алмыйбыз. Алар алдында баш иям», - диде ул.

Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев фикеренчә, журналист һәм язучы Камил Мотыйгый - татар эстрадасында беренче профессиональ җырчы.

«Камил Мотыйгыйны җырчы буларак та беләбез. «Туган тел»нең авторларының берсе дә Камил Мотыйгый. Татар эстрадасында меңнән артык җырчы бар. Татар дөньясында беренче профессиональ җырчы барлыгын беләләр микән? Ул - Камил Мотыйгый», - диде ул Габдулла Тукай әдәби музеенда Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.

Аның әйтүенчә, Камил Мотыйгый – беренче нәшир, журналист. «Журналистлар профессиональ эшчәнлегендә беренче татар журналисты кем соң ул, дигән сорау куя микән? Хәтта телевидениегә Камил Мотыйгыйның нинди катнашы бар? – дип сорау бирә алам. Ул чыгарган «Әл-гасрел җәдит» - беренче татар журналы, исеме «яңа гасыр» дип тәрҗемә ителә. Йөз ел элек бу исемне Камил Мотыйгый уйлап тапкан булган», - ди ул.

Рәмис Хәялиев Камил Мотыйгый башкарган масштаблы эшне белеп бетермиләр, тиешенчә бәяләмиләр дип саный. «Кемне генә алма: Мотыйгулла хәзрәт, улы Камил Мотыйгый, аларның балалары, оныклары – нәрсәгә тотынсалар да, эшлиләр. Берьюлы дүрт-биш юнәлешне алып баралар. Бу нәселне без бәяләп бетерә алмыйбыз. Алар алдында баш иям», - диде район башлыгы урынбасары.

«Нияз Акмал үз вакытында Камил Мотыйгыйга багышлап поэма иҗат иткән иде. «Ник дәшмисең, Кайбыч?» – дигән юллар бар анда. Без хәлебездән килгәнчә Камил Мотыйгый исемен күтәрергә тырышабыз, ләкин ул бездән генә дә тормый. Бу теманы татар дөньясының асыл шәхесләре күтәреп, зурларга тиеш. 150 еллыгын киңрәк масштабта үткәрә алырбыз дип уйлыйм», - диде ул.

Рәмис Хәялиев 20 майда Кайбыч авылында Камил Мотыйгыйның 140 еллыгын, Галия Кайбицкаяның 118 еллыгын билгеләп үтүләрен, анда туганнарын һәм җәмәгатьчелекне чакырып калуын әйтте.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев