Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Рафис Корбан Шигырь бәйрәме турында: Быелгы бәйрәм миңа үземә дә ошамады

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. Татар драматургы, балалар шагыйре Рафис Корбан бәйрәмгә үзгәреш кертергә кирәкми дигән фикердә.

Шигырь бәйрәменә бернинди үзгәреш кертергә кирәкми. Аны әйбәтләп, яхшылап әзерләргә генә кирәк. Андый бәйрәмнәрне бернинди дә әзерлексез генә, начар итеп үткәрергә ярамый.

Ә быелгы бәйрәм минем үземә дә ошамады. Халыкны җыю ягыннан бернинди әзерлек булмаган, язучылар үзләре дә бик аз иде. Минем үземдә шундый тойгы калды.

Премиягә мин тәкъдим ителгән идем бит инде. Миңа шалтыратып әйттеләр: «Сиңа бирелмәгәч, килмәдек», – диделәр. Шундый сүзләр дә булды. Мин аларга ышандым. Быелгы премия дөрес бирелмәде ул. Аның өстәмә рәвештә Вайнерга бирелүе дә дөрес түгел.

Шигырь бәйрәме Тукай премиясе бирелгән кешеләрне халыкка күрсәтү максатыннан оештырыла. Быелгы бәйрәмдә лауреатлар, шагыйрьләр күренмәделәр. Бәйрәмнең форматын, минемчә, үзгәртергә кирәкми. Чарада бернинди кунаклар юк иде. Аннары соң мәктәпләр белән эшләү булмады. Мәктәпләрдән балаларны китерү булмады. Институтлар белән эшләү юк, студентлар чакырылмаган. Алар үз казаннарында кайныйлар. Татарча сөйләшәбез дип кенә балаларны, яшьләрне анда тарту дөрес түгел. Балалар бу бәйрәмгә дә чакырылырга тиеш.

Аларны кызыксындырырга була инде, юлларын эзләргә кирәк. Яшьләр үзләре, язучылар берлегеннән аерым эшлиләр. Язучылар берлеге яшьләр белән бөтенләй эшләми. Картлар белән дә эшләми, өлкәннәр дә юк иде бу бәйрәмдә. Шуңа күрә мин оештыру ягыннан канәгать түгел. Бу – минем фикерем. Традициягә генә әйләндереп, аннан-моннан гына түгел, уйлап эшләргә кирәк. Оештыру ягы бик йомшак булган. Моны Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы кайгыртырга тиеш. Һәр бәйрәмгә ниндидер бер яңалык кертергә кирәк.

Мин союзда эшләгәндә, чит регионнардан кунаклар чакыра идек. Шушы арада Язучылар союзы юбилеена кунаклар килә башлый. Ә нигә Язучылар союзы юбилеен Тукай бәйрәме белән берләштермәскә. Мин андый фестивальләрне, бәйрәмнәрне Тукай бәйрәме белән туры китерә идем. Шулай эшләргә кирәк. Мин эшләгәндә, салкын булса да, халык килә иде. Ә быел шундый матур көн булды, халык юк, – ди ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бу хакта «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев