Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Миңгол Галиев: Шәҗәрәләр өйрәнү – үткәнебезгә дан җырлау

Казанның Иске Татар бистәсендә узган шәҗәрәләр бәйрәмендә Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, шәҗәрәләрне өйрәнү кирәклеге, бәйрәм тантанасы әһәмияте хакында әйтте.

«Быел Россиядә Гаилә елы дип, Татарстанда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Шәхесләр елы буларак та игълан ителгән вакытта мондый бәйрәмнең үткәрелүе аеруча әһәмиятле. Шәҗәрәләр өйрәнү – үткәнебезгә дан җырлау. Һичшиксез, аларны өйрәнергә, тамырларны белергә кирәк. Казанның матурлыгын, халыкларның дуслыгын күрсәткән тантана бу. Менә монда мин гаилә темасына җырлар җырлыйм, гаилә кыйммәтләрен пропагандалаган сүзләр әйтәм», – дип сөйләде Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, шәҗәрә бәйрәмнәре безнең заманда бик кирәк. «Әлеге бәйрәм чарасына чакыруларына, катнашканыма бик шатмын. Гаҗәп бит, шулкадәр халык күп, балаларның шат авазлары тирә-якта яңгырап тора. Мондый бәйрәмнәр безнең заманда бик кирәк», – диде ул.

Бәйрәм сәхнәсе түреннән танылган җырчы үзенең гаиләгә, әниләргә багышланган җырларын башкарып кына калмады, ә бу җырлар хакында фәлсәфи уйларын да

 

Юлай Низаев

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев