Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Көрәшче Динар Кәримуллин Россиядә «Ел спортчысы» дип табылды

Мәскәүнең Кремль сараенда Россия сугыш төрләре сәнгате берлегенең (Российский союз боевых искусств – РСБИ) XV «Алтын билбау» илкүләм премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.

Россия президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнашында узган тантаналы чарада «Ел спортчысы» номинациясендә ирләр арасында җиңүче дип Татарстаннан Динар Кәримуллин танылды. Хатын-кызлар арасында «Ел спортчысы» – Смоленскидан Эльмира Кахраманова.

Спортчыларга бүләкне Россиянең спорт министры Михаил Дегтяров тапшырды. Динар Кәримуллин, бүләкне алганнан соң, көрәш федерациясенә рәхмәт әйтте.

Көрәшче премиягә 2024 елдагы берничә җиңүче өчен тәкъдим ителгән иде. Динар Кәримуллин Россия чемпионатында, БРИКС илләре уеннарында үз авырлыгында җиңүче булды. Спортчы сентябрьдә Күчмә халыклар халыкара уеннарында көмеш медаль яулаган иде.

Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов: «Бу безнең көрәшебезнең җиңүе», – дип белдерде. «Бу дәрәҗәле премияне тапшыру безнең спорт төренең федераль дәрәҗәдә танылуына дәлил. Динарны һәм барлык көрәш берлеген бүләк белән котлыйбыз», – диде Равил Ногуманов.

«Спорт үсешенә керткән өлеше өчен» номинациясендә актер һәм спортчы Стивен Сигал җиңүче дип табылды.

«Ватанга хезмәт өчен» номинациясендә 6 спортчы җиңүче дип табылды. Алар арасында пычак ату буенча спорт мастеры Эдуард Шәрәфиев һәм панкратион буенча мастер, спецназ хезмәткәре Рамис Терегулов бар.

Динар Кәримуллин тумышы белән Теләчедән. Хәзер Лаешта яши һәм Лаеш командасы өчен чыгыш ясый. Көрәш буенча балалар тренеры.

 

Рәмис Латыйпов

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев