Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Кадрия Идрисова: Төбәкләрдә шәхси мәктәп ачу теләген белдерүчеләр бар

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, төбәкләрдә яшәүче татарлар арасында шәхси мәктәп ачарга теләүчеләр бар.

«Шәхси мәктәп ачу теләген белдерүчеләр бар. Төмән һәм Оренбург өлкәләре бу турыда сүз алып бара. Казандагы мәктәпләрне күрсәтүнең нәтиҗәсе булыр. Ныклап эшли башларга кирәк. Шәхси мәктәпләр ачыла башлар дигән өмет бар», – дип сөйләде ул татар хатын-кызлары съездына багышланган матбугат очрашуында. 

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары Казандагы шәхси мәктәпләр эшчәнлеге белән танышачак. Кадрия Идрисова сүзләренчә, бу өлкә хатын-кызларда кызыксыну тудырган. 

«II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды вакытында Казанда эшләгән 10 балалар бакчасы белән таныштык. Алданрак төрле мәктәпләр, лицейлар, гимназияләрдә булдык. Хәзер «шундый мәктәп ачыгыз», дип тәкърарлый алмыйбыз, чөнки алар дәүләт белән бәйле. Хәзер без шәхси мәктәпләр турында сүз алып барырга булдык. тарихка күз салсак, Хөсәеновлар гына да 52 мәктәп ачкан. Мондый мисаллар бик күп. Хатын-кызлардан: «Шәхси мәктәпләргә ничек карыйсыз», – дип сорадым. «Уңай карыйбыз, үрнәген күрсәтсәгез, шат булыр идек», – диләр» – дип сөйләде ул.

 

Гөлүзә Ибраһимова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев