Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Кадим Нуруллин Илһам Шакиров турында: Аның исемен мәңгеләштерү буенча эшне туктатмыйбыз

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров фонды һәм сәнгать музее турында фикерләрен һәм Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча эшне туктатмауларын әйтте.

«Музей буенча тәкъдимне ясадык, ләкин әле ул хәл ителмәде. Ул Илһам Шакиров музее гына булырга тиеш түгел. Без сәнгать музеен ясарга тәкъдим иттек. Аның кимендә 250-400 кеше сыйдырылышлы залы булырга тиеш. Сәнгать музее иҗтимагый киңлек урыны булыр, дип фаразлыйм. Анда без телгә алган һәм телгә алмаган бик күп кенә шәхесләребезнең шәхси әйберләре, киемнәре, репертуарлары һ.б. булса иде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәдә.

Аның әйтүенчә, җырларга өйрәнеп килә торган һәр җырчы анда концерт куя алыр иде. «Шул ук конкурс, фестивальләрне дә шунда үткәреп була. Һәр көнне татарча һәм һәр көнне үзгә концерт була торган урын кирәк. Темалар да үзгәреп торырга тиеш. Без әлеге сәнгать музеен шулай күрәбез. Бу әле фикер генә, ә инде аны концептуаль рәвештә эшләгән очракта, бу – бик зур һәм файдалы эш булыр иде», – дип саный Кадим Нуруллин.

«Илһам Шакиров фондын булдырыргадыр, дигән уебыз бар. Филармониянең башка бурычлары да күп. Фонд итеп, аерым эшләтеп җибәрсәк, милләт өчен дә, Илһам абый өчен дә күпкә файдалырак булыр, зур эшләр башкарылыр иде», – диде филармония директоры.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев