Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Илшат Әминов: Бүгенге көндә стандарт фикерләве булмаган шәхесләр халыкта ышаныч тудыра

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикерләүләре белән аерылып торган затларга, шәхесләргә халыкның ышаныч белдерүен әйтте. Бу хакта ул Татарстан Журналистлар берлегенең XXI съездында сөйләде.

«Татарстан журналистикасы гомумдөнья тенденциясенә каршы килә һәм кире юнәлештә бара. Буген көндә массакүләм мәгълүмат чаралары институтларының, редакцияләрнең роле кими бара. Ләкин шунысы гаҗәп: массакүләм мәгълүмат чараларында билгеле бер затлар әйткән фикернең әһәмияте арта бара. Хәзерге заманда стандарт фикерләмәгән исемнәр, шәхесләр халыкта ышаныч уята. Мәсәлән, Ксения Собчактан да көләргә, Владимир Соловьевтан гаҗәпләнергә мөмкин, әмма аларның аудиториясен тартып булмый. Ә ул бик зур», - диде Татарстан Журналистлар берлеге рәисе.

Аның әйтүенчә, республика журналистикасында фикерен әйтә белгән яңа журналист исемнәре бик аз. Исемнәре колакта яңгырап торган һәм Татарстанга интернет үтеп кергәнче медиа киңлектә үз аудиториясен булдырган журналистлар арасында ул Владимир ШевчукЕлена ЧернобровкинаИсмәгыйл ШәрәфиевЮрий Николаевны атады. «Моның сәбәбе – тармакта уртача хезмәт хакының түбән булуы», - дип аңлатты ул.

«Бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы һөнәребезнең абруен күтәрүгә берничек тә ярдәм итми. 35-40 мең сумлык уртача хезмәт хакы яңа исемнәр барлыкка килүгә берничек тә этәргеч була алмый. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум тәшкил иткән, ә яшәү минимумы — 14 мең сум. Яшәү минимумы дәрәҗәсендә яшәүче журналист нәрсә турында яза алсын соң? Минемчә, безнең тармакта уртача хезмәт хакы төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш. Һәм мин моны исбатларга җыенам», - диде Илшат Әминов.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев