ИЛҺАМ ШАКИРОВ АТНАЛЫГЫ (АУДИО)
«Татарстан» радиосында 2017 елдан бирле күренекле әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең юбилейлары уңаеннан атналыклар үткәрү традициясе яшәп килә.
Ишетәбез, соңгы араларда татар телендә сөйләүче башка кайбер радиолар да шушы үрнәкне кабул итеп алган икән. Сөенәбез, чөнки без башлаган эш анда да халыкка хезмәт итә. Үз вакытында Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Гомәр Бәширов Сибгат Хәким кебек олпатларыбызның
юбилейлары уңаеннан әнә шундый зур күләмле хезмәт башкарылган иде.
Менә хәзер “Татарстан” радиосы дулкыннарында Илһам Шакиров атналыгы” өчен тапшырулар әзерләнә. Бөек моң иясенең тууына 90 ел тулган атнада көн саен аңа багышланган тапшырулар тезмәсе эфирга чыгачак, концертларның барысы да аның язмаларыннан төзеләчәк дигән сүз. Алар арасында “Илһам Шакиров дәресләре” дигән цикл үзәк урынны алып торачак.1960 елларда ул үзе әзерләгән радиотапшыруларда, төрле елларда биргән күп санлы интервьюларында әйткән фикерләрен бер җепкә тезеп карасаң, чыннан да, бәяләп бетергесез дәрес тыңлагандай тоела. Биредә аның гомер юлы да, дөньяга карашы да, халык язмышына, милли музыканың бүгенге хәл-халәтенә кагылышлы мөнәсәбәте дә – барысы да чагылыш таба. Җыеп әйткәндә, Илһам Шакиров атлы олуг шәхес безнең алдыбызга зур галим, фикер иясе булып килеп баса.
Кызыгын җибәрүдән куркып, барысын да әйтеп бетермәсәк тә, тагын бер серне ачмый калып булмас, ахры. Бу – Илһам Шакировның 1970 еллар уртасында Казанның Спорт сараенда куйган концерты язмасы. Уникаль язма! Һәм аның безнең көннәргә кадәр исән-сау килеп җитүе өчен без радиода озак еллар эшләгән шагыйрь һәм журналист Рөстәм Фәйзуллинга бурычлы. Әлеге концертны үз вакытында кемдер магнитофон тасмасына яздырып алган булган, бер тапкыр эфирга бирелгән дә, шуның белән онытылган. Ул елларда магнитофон тасмасына кытлык иде бит, өсте-өстенә башка язмалар языла иде. Бәхетебезгә, Рөстәм бу тасманы яшереп калдыра, яшереп cаклый. Аның әнә шул зирәклеге, фидакарьлеге нәтиҗәсендә, Илһам Шакировның тамашачы алдында турыдан-туры сәхнәдән җырлаган чагын ишетә алабыз. Тавышының иң өлгереп җиткән, көмеш телле гармун аһәңедәй саф чагын! Тагын шунысы үзенчәлекле: бу концертны җырчы үзе алып барган. Монысы да ул заман өчен яңалык. Үзе сөйли, аннары җыр белән дәвам иттерә, тагын сөйли... Җырлар исә бәрмә һәм электрон музыка уен кораллары ансамбленә кушылып башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев