Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ИҖАДИ КАМИЛЛЕК ҮРНӘГЕ

Шөкер, халкыбыз виртуоз музыкантларга һәрвакыт бай булды. Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин да әнә шундыйларның берсе.

Рәшит үзе - Казан егете. Әтисе Шәкүр абзый репрессияләнеп, кулга алынганда, аңа әле 1,7 яшь кенә була. Әнисе Бәдерниса апа улын берьялгызы үстерә. Рәшит башта музыка мәктәбендә укый, аннары музыка училищесына керә. Әмма бер ел укыганнан соң, «әзерлексез» егетне училищедан чыгаралар. Әмма Рәшит Ижау шәһәренә китеп, укуын дәвам иттерә, училищены тәмамлап, 1964 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә баянчы булып урнаша. М.Макаров, Н.Вилданов, И.Җаббаров янына аны дүртенче баянчы итеп алалар. Шул елларда Рәшит, армиядә хезмәт итәргә теләк белдереп, Казан аэроклубына барып керә. Очучылыкка укып, запастагы офицер буларак, Краснодар өлкәсендәге Ейски шәһәренә китеп бара. Зур-зур самолетларда оча.

1968 елда Рәшит Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кабат баянчы булып кайта. Ул вакытта ансамбльне композитор А.Ключарев җитәкли. Мәскәүдә узачак бер юбилейны сылтау итеп булса кирәк, Александр Сергеевич Мәдәният министрлыгыннан ансамбльгә 16 кешелек оркестр штаты өчен рөхсәт ала. Рәшитнең үзе әйтүенчә, ул заманда Идел төбәгендәге милли оркестрларда думбра, баян, балалайка өстенлек итәргә тиешлеге турында күрсәтмә була. А.Ключарев исә оркестрга скрипка, флейта, кларнет кертә. Ул үзе атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевка да аккомпаниатор булган музыкант. Ә Фәйзи Биккинин, Гали Җәмлиханов кебек мәшһүрләргә аккомпаниатор булу бәхете инде Рәшиткә елмая. Ф.Биккининның вафатыннан соң Рәшит аның атаклы гармунын сатып алып кына калмый, ә бәлки, халкыбызның бу тиңсез талантлары моңын сүндермичә, ялгап алып та китә. А.Ключаревның милли оркестр турындагы хыялын да ул күңеленә сеңдереп кала, шушы эшкә йөрәк көчен сала.

Күз алдына китерик, 45 елдан артык ансамбльдә эшләү - ул яңа сынаулар да, яңа табышлар да, осталык үрләренә менү баскычлары һәм тормыш университеты да. Бу чорда ансамбльдә бик күп җитәкчеләр алышынды. Рәшитне төрле урыннарга эшкә чакырсалар да, ул ансамбльдә калды. Юк-бар хезмәт хакына сәнгатькә хезмәт итте. Гастрольләр вакытында тимер юл вагоннарында яшәп көн күрде, әмма ансамбльгә барыбер тугры калды. Ш.Әхмәтҗанов, Н.Василова, М.Зәкиева кебек җырчылар, В.Гәрәева, Р.Гарипова, М.Гатиатуллин, Л.Кустабаева кебек җитәкчеләр белән бергәләп, алар төрле кыен хәлләрдә дә ансамбльне саклап кала алды, бергәләп ансамбльгә яңа сулыш өрде. Р.Мостафин кулына гармун тотып, дөньяны иңләде, аның уйнавын халкыбыз да мөкиббән китеп, талантлы улы белән горурланып, сокланып, гашыйк булып тыңлый.

Белүебезчә, ансамбльнең үз оркестрын 1960-61 елларда - Җ.Айдаров җитәкчелек иткән чорда - Кытайга бару өчен оештыралар. 1968 елда янә оркестр төзеп, аны А.Ключарев Мәскәүгә алып бара... Соңрак, югары музыкаль белем алгач, бу эшкә, җиң сызганып, Рәшит тотына. Ул үзе, оркестрның туган елы дип 1972 елны саный. Ә 1996 елда, ниһаять, оркестр тулы состав белән Франциягә бара. Коллективка белемле, талантлы музыкантлар туплана.

Бүген исә ансамбльнең 16дан артык музыканттан оркестры дөнья классикасыннан теләсә кайсы көйне уйный, теләсә кайсы халык көен үз аһәңендә яңгырата ала. Үзе 14 төрле музыка уен коралында уйнаучы Рәшит Мостафин үз оркестрындагы һәр музыкант берничә уен коралында уйный алырга, ким дигәндә 2-3 инструментны үзләштерергә тиеш, дип саный.

Р.Мостафин - республикабызның әйдәп баручы баянчы-башкаручысы да. Югары һөнәрмәндлек, иҗат фантазиясе һәм чикләнмәгән импровизация - Р.Мостафинга халык музыкасын иң яхшы башкаручыларның берсе булырга ярдәм итте. Без аны композитор һәм аранжировщик буларак та беләбез. Ул язган көйләр халыкчанлыгы, кабатланмас булуы белән сокландыра. Рәшитнең табигать тарафыннан бирелгән талантын үстерүгә аның укытучылары - бөек музыкантлар, композиторлар һәм дирижерлар булышты. Күп еллар буена ул Җ.Айдаров, Җ.Котдусов, X.Фазлуллин, 3.Хәбибуллин, Ф.Әхмәтов, Г.Ротт, И.Шакировлар белән тыгыз иҗади элемтәдә булды. Р.Мостафинның музыкант булып җитлегүенә композитор А.Ключарев аеруча зур йогынты ясады. Ул аңардан композиция һәм оркестровканы өйрәнде. Ансамбльгә нигез салучыларның берсе А. Ключарев Р. Мостафинда үзенең фикердәшен һәм дәвамчысын күрде. Ансамбльнең үз оркестрын булдыру Александр Сергеевичның иң зур хыялы була һәм остазының хыялын Р.Мостафин тормышка ашыра алды. Ул татар көйләрен генә түгел, башка халыклар музыкасын да башкарырга сәләтле оркестр барлыкка китерде. Мәсәлән: татар, мари, башкорт, чуаш, әзәрбәйҗан, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казах һәм башка халыклар фольклоры нигезендә эшләнгән «Төрки дөнья» программасында да оркестрның роле гаять зур. Әйтергә кирәк, башка халыкларның көен оркестр музыкантлары шул милләтнең үз уен коралында башкара. Бу музыка оркестр өчен Р. Мостафин тарафыннан искиткеч камил эшләнгән. Аңа инструментларның һәм аранжировкаларның теге яки бу халыкка гына хас яңгырашын бирүдә югары профессиональлек һәм оригинальлек хас.

«Музыка - ул халыкның рухи халәте. Халык сине аңласын өчен, аның туган телендәге җырын җырларга кирәк, - ди Рәшит Шәкүр улы. - Бу җырга гына түгел, музыка уен коралларына да кагыла. Сине тәрҗемәсез дә аңлыйлар икән, бу үзе зур нәрсә һәм моның өчен яшәргә дә була».

Оркестрның составы тулыландырыла барып, анда югары әзерлекле музыкантлар эшли. Алар фольклор музыкасын гына түгел, катлаулы симфоник оркестр партитураларын да уйный. Соңгы 5 елда оркестр аерым (соло) программалар, симфоник увертюралар - И.Стравинский, Ж.Бизе, Н.Җиһанов, М.Глинка һ.б. музыкасын башкарды. Бүгенге көндә ансамбльнең 75 еллык юбилей концертына А.Ключаревның «Иделдә бәйрәм»е һ.б. әсәрләр әзерләнә.

Р.Мостафин оркестры аерым концертлар белән Франциядә, Төркиядә чыгыш ясады. Татарстан Республикасы гимнын беренче тапкыр чит илдә яңгыратучы да. Шулай ук, Франциянең Конфолан шәһәрендә үткәрелгән Бөтендөнья музыка фестивален ябу Татарстан ансамбле оркестрына йөкләтелде. Р.Мостафин Коста-Рика, Мексика, Испания, Франция кебек илләрнең дүрт оркестрын бергә кушып, фестивальне ябу тантанасын искиткеч оста башкарып чыкты.

Ансамбльнең һәр уңышында оркестрның, баш дирижерның зур өлеше бар. Осталарның остасы, остазларның остазы булган Рәшит Мостафинның югары профессиональлеге, таланты вакытында тиешенчә бәяләндеме соң? Хөкүмәтебез аңа лаеклы исем-бүләкләрне бирдеме? СССР заманында ук «СССРның халык артисты» дигән мактаулы исемгә тәкъдим ителгән Рәшит Мостафинның әлеге югары исем өчен әзерләнгән документлары берничә ел буена җитәкченең өстәл астында ятканы да билгеле (мин бу турыда ансамбльнең тарихын язучы буларак әйтәм). Әйдәгез, хәзер Рәшитнең хезмәттәшләренең дә кайбер фикерләрен тыңлыйк.

Венера Гәрәева, ТРның халык артисты:

- Рәшит - ансамбльнең тоткасы яки умырткасы, дияр идем. Ишекне ачар өчен генә түгел, яңа программа башлар өчен дә тотка кирәк. Программаның холкы, темпы, төсмерләре, яңгырашының нинди булуы да оркестрдан һәм аның җитәкчесенең осталыгыннан тора.

Раилә Гарипова, ТРның халык артисты:

- Рәшит Мостафин дигән исем - үзе үк иҗади камиллек, дигән сүз. Ул татар көйләрен генә түгел, теләсә кайсы халык музыкасын бөтен аһәңе, нечкәлеге, балкышы белән башкара ала. Аңа кайчак көйне бер тыңлау да җитә. Р.Мостафин эшкәртүендә татар халык көйләре бөтенләй көтелмәгән бизәкләргә, төсләргә байый. Ә үзе язган көйләр исә халыкчанлыгы, кабатланмас булуы белән сокландыра.

Айрат Хәмитов, ТРның халык артисты, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе:

- Рәшит Шәкүр улы өчен иң мөһиме - милли сәнгатебездә алгарыш булуы. Ул бөтен музыкаль байлыкны да башкарырга сәләтле музыкант. Шунысы сөенечле -республикада аның коллективыннан үрнәк алып күпме коллектив туды. Р. Мостафин җитәкчелегендәге оркестр маяк булып, алдан әйдәп баручы коллектив ул.

Әйе, үзенә тәгаенләнгән юлны тапкан талант йөрәгенең бөтен көчен халкына багышлый. Рәшит Мостафин менә шушы хакыйкатьне үз иҗаты, үз язмышы белән раслап яши.

Филүсә АРСЛАН.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев