Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Газинур Морат: Бөтендөнья татар конгрессы съездында яшьләр җитми

Шагыйрь милләт өчен мөһим чарада яшьләрнең аз булуына борчылуын белдерде.

Шагыйрь, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында яшьләр җитмәвен әйтте.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы съездының төп чаралары уза. Съездда 35 илдән 1,5 мең делегат һәм шәрәфле кунак катнаша.

«Монда бит инде бөтен дөньядан татарларның каймагы җыелган. Яшьләр берән-сәрән генә күренә, күзгә гел өлкән кешеләр чалына. Бәлки, монда милләтнең аксакаллары җыелгандыр, ләкин милли мәнфәгатьләрне өлкәннәр хәл итүе хафага сала. Өлкәннәрнең эшен дәвам итүче яшьләр дә булырга тиеш. Алар монда мыжлап торырга тиеш. Делегатларны күзәткәндә күңелгә шундый сагышлы, бимазалы уйлар да килеп китә», - диде Газинур Морат «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Газинур Морат сүзләренчә, милләт өчен мөһим чарада катнашучыларның 99 проценты өлкән кешеләр булуы милләтнең шактый дәрәҗәдә өлкәнәйгәнен күрсәтә.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев